tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында кунакларны Шүрәле каршы ала
Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында кунакларны Шүрәле каршы ала

Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында кунакларны Шүрәле каршы ала

Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында зур эшләр башкарыла. Әле күптән түгел генә анда Президент гранты буенча «Татар авылына сәяхәт. Каюм Насыйри мирасы» дип аталган туристлар маршруты эшли башлады.

Билгеле булганча, Кече Шырдан – тарихи авыл. Аның барлыкка килүе Болгар чорларына ук барып тоташа. Авыл кырыендагы изгеләр зиратында 14-15 нче йөзгә караган каберлекләр дә бар. Ул Татарстанның тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. Кече Шырдан – галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылы.

Туристик маршрут кысаларында, шырданлылар «Шүрәледә кунакта» дип исемләнгән программа төзегәннәр. Монысы кечкенә балалар өчен. Иң беренче булып туристларны Шүрәле каршы ала. Моның хикмәте дә бар икән. Авыл халкы аңлатуынча, беренче татар этнографы, якташлары Каюм Насыйри халыктан фольклор үрнәкләре җыйганнан соң, «Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре» дип аталган хезмәт язган. Анда ул укучыларны су ияләре, убырлар, шүрәлеләр, юха һәм бичуралар белән таныштыра. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай исә шактый еллар узгач, Шүрәлене әдәби персонажга әйләндергән. Шуңа да туристларны нәкъ менә Шүрәле каршы алуы символик образга ия. Шүрәлесе дә нинди генә әле. Олы Шырдан мәдәният йорты директоры Наҗия Хәсәнова ул образны шулкадәр оста башкара, балалар аны хәтта чын дип кабул итә.

Кунаклар Каюм Насыйри эзләре буйлап сәяхәт итә ала. Кече Шырданда мәгърифәтченең эзләрен саклаган тарихи урыннар җитәрлек. 500 еллык тал, Каюм коесы дисеңме. Моннан тыш туристлар өчен бары бу авылда гына сакланып калган Сабан туенда хатын-кызларның капчык сугышы уенын тәкъдим иттеләр.

Эльвира Мозаффарова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*