tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә Каюм Насыйрига һәйкәл куелачак
Яшел Үзәндә Каюм Насыйрига һәйкәл куелачак

Яшел Үзәндә Каюм Насыйрига һәйкәл куелачак

Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә аеруча бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Бөтен кеше шат, ачык йөзле. Сәбәбе дә бар икән: гимназия кунаклар каршыларга әзерләнә иде. Көткән вакыт килеп җитте, һәм без Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Шәфкать улы Халиков белән очрашу бәхетенә ирештек. Кунакларыбыз XIX гасырга- Каюм Насыйри яшәгән чорга, еракларга, узган көннәргә сәяхәт кылдылар. Аның күпкырлы эшчәнлеген, иҗатын, мирасын тагын бер кат искә төшерделәр.

Барыбызга да билгеле булганча, быел бөек якташыбыз, мәшһүр галимебезнең 190 еллык юбилеен билгеләп үттек. Шул уңайдан “Каюм бабай эзләре буйлап” дигән экскурсия маршрутын төзедек. Шушы экскурсия маршруты кунакларыбызда да зур кызыксыну уятты. Башлаган эшебезне киләчәктә дә нәтиҗәле дәвам итүебезне теләп калдылар. Каюм Насыйри да үз вакытында түбәндәге сүзләрне әйткән бит: “Мин күп хезмәтләремне башлап кына куям, төгәлләргә өлгерә алмыйм. Ләкин миннән соң килгән буын минем хезмәтләремне дәвам итәр һәм татар халкын халыкара мәйданга алып чыгар”. Чыннан да, татар теле укытучыларының бурычы – танылган мәгърифәтчебезнең эшләрен дәвам итеп, күпкырлы иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, зыялы татар балаларын тәрбияләү.

Бу очрашу Каюм Насыйри укуларына старт бирде һәм аның икенче этабы 3 нче апрельдә Каюм Насыйри исемендәге яшүсмерләрнең фәнни-гамәли укулары белән дәвам итәчәк. Ә киләчәктә якташыбызның истәлегенә багышлап һәйкәл куелачак.

Гимназиянең матбугат үзәге, Яшел Үзән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*