tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр илебезнең киләчәге якты һәм тыныч булсын өчен тавыш бирде
Яшьләр илебезнең киләчәге якты һәм тыныч булсын өчен тавыш бирде

Яшьләр илебезнең киләчәге якты һәм тыныч булсын өчен тавыш бирде

Актаныш районында Россия Федерациясе президентын сайлауларда 708 беренче тапкыр сайлаучы катнаша.

Лиана Латыйпова үзенең гражданлык бурычын үтәргә Чаллыдан кайткан. Лиана хәзерге вакытта Чаллы Дәүләт педагогия университетының икенче курсында укый. 624 нче сайлау участогында тавыш бирергә килгәч кызны тәүге тапкыр тавыш бирергә килүе уңаеннан комиссия әгъзалары тәбрикләп истәлек бүләге тапшырды.

Лиана Илһам кызының теләге һәммә сайлаучыларныкы кебек үк. “Илебезнең киләчәге якты һәм тыныч булсын! Мин шуның өчен лаеклы кандидатурага тавышымны бирдем”, диде яшь сайлаучы.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*