tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ык буе авыллары Сабан туена әзерлек эшләре турында сөйләшү узды
Ык буе авыллары Сабан туена әзерлек эшләре турында сөйләшү узды

Ык буе авыллары Сабан туена әзерлек эшләре турында сөйләшү узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында II Ык буе авыллары Сабан туен оештыру буенча җыелыш узды. Быел ул 23 июнь көнне Азнакай районында узачак.

Бәйрәмне оештыру мәсьәләләре хакында сөйләшергә Азнакай районының Аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев,  “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов килгән иде. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров, урынбасарлар Данис Шакиров һәм Марс Тукаев кабул итте.

Билгеле булганча, Ык елгасы Башкортстан, Татарстан, Оренбургның барлыгы 14 районы аша уза. Әлеге Сабан туе Ык буе татар авылларының зур бәйрәменә әверелеп, өч өлкәне тагын да дуслаштыру максатын тота. Җыелышта бәйрәмне оештыруга бәйле сораулар – мәдәни-күңел ачу прогреммасы, әзерлек барышы хакында сөйләштеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*