tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова: «Аларны иртәнге яздан алып кара көзгә кадәр җыярга мөмкин»
Үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова: «Аларны иртәнге яздан алып кара көзгә кадәр җыярга мөмкин»

Үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова: «Аларны иртәнге яздан алып кара көзгә кадәр җыярга мөмкин»

Дару үләннәрен җыючылар елдан-ел арта. Гаҗәпләнәсе юк: кеше сәламәтлекнең табигый чыганакларын эзли. Үләннәр табигатьнең иң кыйммәтле байлыкларыннан берсе булып тора һәм безгә әйбәт кәеф-рух бүләк итә.

Үләннәрне дөрес итеп җыю һәм әзерләү буенча бүгенгә ниләр мәгълүм? Бу хакта халык табибы, үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захаровадан белештек.

– Фирая ханым, Беренче каналның «Доброе утро» тапшыруында үләннәрдән сихәтле мендәрләр ясау серләренә өйрәттегез. Безнең укучыларга да шул хакта сөйләп үтегез әле.

– Мендәрне теләсә нинди үләннән ясарга мөмкин. Иң мөһиме – исенең күңелегезгә хуш килүе һәм аллергия бирмәве. Үлән күпчекләре алҗуны бетерә, нерв системасын, йөрәкне тынычландыра, йокысызлыктан коткара, сулыш юлларын чистарта. Колмак күркәләре исе хәтта гырлауны да бетерүгә ярдәм итә. Тик мендәрне тулысынча хуш исле үләннәрдән генә ясау дөрес түгел. Ник дигәндә, көчле ис, борынны кытыклап, киресенчә тәэсир ясарга – йокыны качырырга мөмкин. Шуңа күрә мендәрне ике төрле: исле һәм иссез үләннәрдән ясыйлар. Әнис, калмак, бөтнек, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, юкә чәчәге  кебек хуш исле үләннәрдән тыш, бераз гына салам, кыяк үлән (осока), кырлыган (иван-чәй) мамыгы өстәргә мөмкин. 20×20 үлчәмендәге мендәр ясау өчен ярты кило чамасы кипкән үлән кирәк. 7–10 көн шундый мендәрдә йоклаганнан соң берникадәр вакыт гадәтиенә күчәргә була. Үлән күпчеге, сихәтен җуймыйча, бер елга җитә.

– Ә үләннәрне, шул исәптән мендәр ясау өчен дә, кайчан җыю дөресрәк? Питраудан соң үләннәрнең шифасы бетә, дип сөйлиләр. Бу фикер белән килешәсезме?

– Юк, килешмим. Үләннәрне иртәнге яздан алып кара көзгә кадәр җыярга мөмкин. Аларның күбесе чәчәк аткач җыела. Шунысы да бар: республиканың төрле төбәкләрендә үсемлекләр бер үк вакытта чәчәк атмый. Әйтик, көньяк районнар белән төньяк районнарда аерма ике атнага җитә һәм кайчак аннан да артып китә. Кайбер районнарда яңгырлар күп булырга, кайберендә җәй буе чык та төшмәскә мөмкин. Монысы да үләннәр өлгерүгә нык тәэсир итә.

– Шулай да үләннәр елның кайсы фасылларында бигрәк тә файдалы? 

– Гомумән алганда, җәй айларында чәчәгендә һәм яфрагында, ягъни җирдән өске өлешендә файдасы күбрәк була. Ә язын һәм көзен – тамырларында. Шунысы да бар: кайбер үләннәр ир-атлар һәм хатын-кызларга төрлечә тәэсир итә. Мәсәлән, сары мәтрүшкәне һәм бөтнекне ир-атларга артык күп кулланырга ярамый.

– Менә хәзер ниндиләрен җыеп куярга мөмкин?

– Чәчәк аткан барлык үләннәрне диярлек, шулай ук җиләк яфракларын, арасында үсә торган төк чәчәк (манжетка), тубылгы (таволга, лабазник – печән арасында үсә), юкә чәчәге, ромашка, кычыткан, меңьяфрак, канлы үлән, наратбаш (хвощ), кырлыган, эт тигәнәген (репешок), кандала үләне (донник), цикорийны. Юкә димәктән, чәчәге генә түгел, кайрысы да файдалы. Аның көле паразитларны чыгарырга ярдәм итә. Бер көнгә бер чәй кашыгы көлне су белән йотып куярга кирәк. Шул рәвешле берәр атна чамасы дәваланырга мөмкин. Ләкин башта табиб белән киңәшләшергә онытмагыз. Шулай ук үлән төнәтмәләрен ясап эчүгә, үләннәрне башкача куллануга да кагыла бу.

– Киптерү, саклау буенча да киңәшегезне биреп үтсәгез иде.

– Иң яхшысы – үләннәрне чормада яки җилләтелә торган башка урында киптерү. Үги ана яфрагын, бака яфрагын берәмтекләп, кәгазьгә тезеп киптерүдән дә яхшысы юк. Бер-ике көннән икенче ягына әйләндереп куярга кирәк. Өсте-өстенә өйсәк, каралып китәчәк, начар кибәчәк. Мәтрүшкә, ромашкаларны бәйләмгә җыеп киптерергә була. Каен яфрагын исә мунча себеркесе кебек җыеп, элеп киптерәбез. Ә менә үлән тамырларын кояшта киптерү әйбәт. Саклауга килгәндә, тулысынча кипкән үләннәрне кәгазь капчыкларга, катыргы тартмаларга салып, нинди үлән икәнен, кайчан җыелуын язып, караңгырак урынга – шкаф тартмасына алып куябыз. Температурасы 20 градустан артмаган бүлмәдә саклау әйбәтрәк. Үләнне вакланган килеш кулланырга кирәк булса, кулланыр алдыннан гына ваклыйбыз.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*