tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз авылында татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр ярдәмендә 8 йорт төзелә
Йолдыз авылында татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр ярдәмендә 8 йорт төзелә

Йолдыз авылында татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр ярдәмендә 8 йорт төзелә

Бүгенге көндә Курган өлкәсенең Шадринск районы Йолдыз авылында татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән 8 йорт төзелә. Әлеге йортлар һәм шулай ук Курган өлкәсе хакимияте тарафыннан бүлеп бирелгән сертификатларга төзелеп килүче башка өйләр белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Константин Ермаков таныштылар, шулай ук җитәкчеләр җирле халык белән аралаштылар.

Алдан әйтеп узган 8 йортның иң беренчесе Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте тырышлыгы белән төзелә башлады, соңрак йорт төзү инициативасы белән Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов чыкты. Бүгенге көндә әлеге ассоциация ярдәме белән күтәрелгән йорт инде торырга яраклы. Шулай ук Йолдыз авылында Төмән өлкәсенең татар эшмәкәрләре клубы тырышлыгы белән ике, Самара өлкәсе, Нижневартовск эшмәкәрләре ярдәмендә берешәр йорт күтәрелеп килә. Берешәр йорт төзүне шулай ук мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Удмуртия мөселманнарының Диния нәзарәте үз өстенә алган.

Өстәп шуны да әйтергә кирәк, якын арада “Татнефть” ширкәте янгыннан зыян күрүчеләргә үз хисабына 13 йорт төзеп бирәчәк.

Курган өлкәсе хакимияте тарафыннан бирелгән сертификатларга килгәндә, авылда бүгенге көндә 46 йорт төзелеше бара. Өлкәнең һәм Шадринск районының әлеге төзелеш эшләрен күзәтүче тиешле органнар әйтүенчә төзелеш фирмалары белән килешүләр төзү дәвам итә. Сертификат акчасына авылда өй торгызырга теләүчеләр өчен өстәмә 700 мең сум күләмендә акча бирү күп кенә гаиләләрне туган авылларында калдыру өчен зур этәргеч булган.

Васил Шәйхразыев исә әлеге йорт төзелешләре белән танышу барышында җирле халык белән дә аралашты. Янгыннан йортларын югалтучыларның күбесе өй һәм җир кишәрлегенә булган хокукларына кагылышлы рәсми документларны алуда ярдәм итәргә сорадылар. Өстәмә милке булган кешеләр өлкә тарафыннан бирелгән сумманың берничек тә йорт тергезү өчен җитеп бетмәвен һәм шуңа күрә иганәчеләр ярдәменә өметләнүләре турында сөйләделәр.

Үз чиратында Васил Шәйхразыев янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итү дәвам итәчәген, август – сентябрь айларында Өй туйлары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән күчмә утырышын биредә оештырылачагын вәгъдә итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*