tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз авылында йортлар төзелеше дәвам итә
Йолдыз авылында йортлар төзелеше дәвам итә

Йолдыз авылында йортлар төзелеше дәвам итә

Курган өлкәсе Йолдыз авылында янгыннан зыян күргән йортларны торгызу, яңа йортлар салу эше дәвам итә.

Бүгенге көндә Нижневартовск эшмәкәрләре Хәсәнова Рина ханыма төзегән йорт инде әзер дияргә дә була. Шулай ук биредә Фәтхуллиннар гаиләсе өчен йорт төзелеше эшләре дә ахырына якынлаша. Әлеге гаиләгә өйне Самара өлкәсе эшмәкәрләре төзи.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Курган өлкәсенең янгын булган Йолдыз авылында татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән 10 йорт төзелә. Шулай ук “Татнефть” ширкәте янгыннан зыян күрүчеләргә үз хисабына 18 йорт төзи.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*