tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йошкар-Ола шәһәрендә XXIV Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышы узды
Йошкар-Ола шәһәрендә XXIV Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышы узды

Йошкар-Ола шәһәрендә XXIV Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышы узды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мари Эл Республикасына килде.

Биредә Милли Шурасы рәисе XXIV Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Чараны Мари Эл Республикасы башлыгы Юрий Зайцев алып барды. Утырышта шулай ук Мари Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры Константин Иванов, Мари Эл Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Андрей Кондратенко, Мари Эл Республикасы спорт һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Вера Пронина,  Медведев муниципаль районы администрациясе башлыгы  урынбасары Ленар Балтаев, Түбән Кама мэры Рамил Муллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев,Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2022 нче елда Васил Шәйхразыев белән Мари Эл Республикасы Хөкүмәте башлыгы Юрий Зайцев 2024 елда XXIV Федераль Сабантуйны Мари Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада уздырырга килешкәннәр иде.

Утырышта җитәкчеләр XXIV Федераль Сабан туен 5-6 июль көннәрендә уздырырга дип фикер алышты. 5нче июль көнне ат чабышлары,  сәнгать осталары концерты һәм Татарстан Рәисе исеменнән кабул итү мәҗлесе планлаштырылган. 6 июль көнне традицион бәйрәм оештырылачак.

Үткәрү урыны итеп Медведево районында урнашкан ипподром сайланды. Анда ат чабышлары уздыру, күпләп халыкны кабул итү өчен шартлар бар. Медведево  ипподромның гомуми мәйданы 165 мең кв.м. Ул Йошкар-Оладан 3 км ераклыкта урнашкан.

Утырыш вакытанда Түбән Кама шәһәре XXIV Федераль Сабан туеның оештыручысы итеп  билгеләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*