tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йошкар-Олада «Без – Мари Иле татарлары» китабын тәкъдим иттеләр
Йошкар-Олада «Без – Мари Иле татарлары» китабын тәкъдим иттеләр

Йошкар-Олада «Без – Мари Иле татарлары» китабын тәкъдим иттеләр

5 апрель көнне Йошкар-Ола шәһәренең Сергей Чавайн исемендәге Милли китапханәсендә «Без – Мари Иле татарлары» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Мари Иле Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе оешуга 15 ел тулуга багышланган һәм Республика Татар мәдәнияте үзәге һәм китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән чара бик күңелле хатирәләр калдырды.

Мари Иле Республикасы татарларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе Совет рәисе Әмир Шакиров әлеге китапның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Ул милли китапханә хезмәткәрләренә чараны оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, әлеге китап безнең республика, мари җире, анда инде берничә гасыр янәшә яшәгән татарлар, руслар, марилар һәм башка халыклар турында. Китапта татарларның мари җирлеренә килеп урнашу тарихы җентекләп сөйләнгән. Ул китапның киң даирә укучыларга адреслануын да билгеләп үтте. Анда Татар үзәге, «Көрәш» федерациясе, башка иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге яктыртылган. Китапны тәкъдим итү илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Россия халыкларының Мәдәни мирасы елында узды. Әмир Тәлгать улы милли китапханәгә 50 данә китап тапшырды.

Мари Иле Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре буенча министрлыгының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Михаил Чемышев билгеләп үткәнчә, Мари Иле Республикасы татарлары автономиясе – төбәкнең татар телен һәм мәдәниятен, тарихын һәм фольклорын саклау һәм үстерү буенча үз миссиясен башкара торган иң абруйлы иҗтимагый оешмаларының берсе. Автономия төбәк халыклары арасындагы дустанә милләтара мөнәсәбәтләрне саклауга ярдәм итә. Бу эшнең нәтиҗәсе – әлеге китапны чыгару.
24 ел Медведево районын уңышлы җитәкләгән, үз вакытында татар иҗтимагый оешмалары үсешенә зур өлеш керткән Даил Габдулла улы Шаһиәхмәтов Мари Иле Республикасында татар оешмалары барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Ул Мари Илендә һәм башка төбәкләрдә яшәүче татарларга ярдәм итүдә Татарстанның зур ролен билгеләп үтте. «Без – Мари Иле татарлары» китабын бастыруга югары бәя бирде.

Чынлыкта да, китап кызыклы, бай иллюстрацияле килеп чыккан. Автор-төзүче Гамирә Гаделшина белән фотограф һәм дизайнер Олег Маковский китап матур һәм истә калырлык булсын өчен зур көч куйганнар. Республиканың Татар мәдәнияте үзәге директоры Илгис Гайсин, Мари Иле Республикасы мөселманнарының региональ Диния нәзарәте казые, Медведево бистәсенең «Гайшә» мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Шәйхиев һәм Сергей Чавайн исемендәге Милли китапханә директоры Ирина Щеглова яңа китап турында үз фикерләрен җиткерделәр.
Гәрәй Мәгъсүмҗанов, Адилә Ногманова һәм Ленара Газизова чараның музыкаль өлешен югары дәрәҗәдә алып бардылар.

ФӘНИЛ МУСИН.

Мари Иле республикасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*