tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юбилеегыз белән тәбрик итәбез!
Юбилеегыз белән тәбрик итәбез!

Юбилеегыз белән тәбрик итәбез!

Бүген үзенең гомер бәйрәмен – 80 яшьлек юбилеен тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова билгеләп үтә.

Хөрмәтле Тәэминә Әхмәт кызы!

Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура”сы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне гомер бәйрәмегез, юбилеегыз белән тәбрик итәм.

Күпьеллык мөгаллимлек эшчәнлегегез, татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихын барлау, мәшһүр гүзәл затларыбызның тормыш сәхифәләре белән киң җәмәгатьчелекне таныштыру кебек олы эшләрегез Сезне чын мәгънәсендә зыялы галимә һәм халкыбызның ватанпәрвәре булуы турында сөйли. Тарихыбызга күз салсак Сез “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының чишмә башында торучы иң актив әгъзаларның берсе булуу турында билгеләп узасыбыз килә.

Гомер бәйрәмегез үтелгән матур һәм бай тормышыгызга күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат булсын. Актив иҗтимагый эшчәнлегегез, халкыбызның телен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешегез олуг ихтирамга лаек. Әлеге изге гамәлләрегез белән милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Хөрмәтле Тәэминә Әхмәт кызы! Сезгә киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, бәхет, имин көннәр һәм милләтебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итүегезне телибез.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*