tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юбилей узды.
Юбилей узды.

Юбилей узды.

Россия  төбәкләрендә иң беренчеләрдән булып ачылган Ульяновск татар мәдәни  үзәгенә 20 ел тулды. Шушы вакыт эчендә ул Сембер татарлары өчен

дистәгә якын иҗат коллективы, “Идел” халык  ансамбле һәм үзенең сәнгать һәм мәгариф музее булган бу иҗат йорты Сембер татарларының чын мәгънәсендә бердәмлек һәм аралашу үзәгенә әйләнде. Ел дәвамында биредә концерт, фестиваль-конкурслар гына түгел, ә һәртөрле фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар һәм бәйгеләр уза, җирле рәссамнарның күргәзмәләре ачыла. Монда кергән һәр кеше үзен кунак итеп түгел, ә үз өенә килгән сыман тоя.                                                    

   Халыклар дуслыгы йорты каршында ачылган татар мәдәният үзәгенең   беренче җитәкчесе итеп Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган Гөлсинә Герасимованы билгелиләр. Үзәкнең беренче көннәре шул еллардагы юклык һәм акчасызлык шартларында башланып китә. Татарның заманча тегелгән милли киемнәре генә түгел, хәтта сәхнәгә чыгарлык баян да булмый.

    Өлкә губернаторы булып Сергей Морозов сайлангач, татар мәдәният үзәгенә еллар буе ташландык хәлдә яткан “Октябрь” кинотетары бинасын бирәләр. Аны Сембер эшмәкәрләре Татарстан хөкүмәте ярдәмендә ике ел эчендә, кем әйтмешли, баштан-аяк ремонтлап чыктылар. Хәзер әлеге үзәк чын мәгънәсендә  татар мәдәниятен генә түгел, ә телен дә саклаучы үзәккә әйләнде.

Мәдәният үзәгендә һәр ай саен диярлек татар авылларында эшләүче клуб мөдирләре һәм методистлар өчен халкыбызның милли бәйрәмнәрен оештыру буенча семинарлар һәм практикумнар уздырыла. Анда килүчеләргә бәйрәмнең тарихы, аны оештыру нечкәлекләре хакында гына сөйләп калмыйча, аларга эштә куллану өчен сценарийлар, методик кулланмалар да таратыла. Бүген Ульяновск татар мәдәни  үзәген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина җитәкли.

Үзәкнең юбилее уңаеннан Ульяновск мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре мэриясе киләсе елга түбәне төзекләндерү өчен  икесе дә бишәр йөз мең  сумлык  сертификат  бүләк иттеләр.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән залга җыелган халыкны конгрессның мәгълүмати аналитика Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева котлады. Киләчәккә уңышлар теләде. Бәйрәм мәдәни үзәк иҗатчыларының җыр-биюләре белән үрелеп бады. Казаннан килгән җырчылар Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов белән Ясмин бәйрәмнең бизәге булды.

      

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*