tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстанга сәяхәт» музыка фестивале узды
Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстанга сәяхәт» музыка фестивале узды

Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстанга сәяхәт» музыка фестивале узды

12 август көнне Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында “Сәйдәшстан” музыкаль фестивале уза. Фестивальдә Камал театры оркестры һәм артистлары “Алар беренчеләр иде” премьера программасын тәкъдим итте.

Афишада С.Сәйдәшев, Н. Җиһанов, Ф.Яруллин, С.Габәши һәм башка күп кенә классикларның әсәрләре булды. Концертка килгән тамашачылар, татар театры музыкасы дөньясына чумып кына калмыйча, бөек татар композиторлары әсәрләре аша милли музыкаль мәдәниятнең ничек формалашуын күзаллау мөмкинлегенә ия булды.

Театр оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе – Данияр Соколов.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*