tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югарышепкәлеләр маскировка челтәрләрен ике сменада үрәләр
Югарышепкәлеләр маскировка челтәрләрен ике сменада үрәләр

Югарышепкәлеләр маскировка челтәрләрен ике сменада үрәләр

Югары Шепкәнең игелекле йөрәкле хатын-кызлары һәр көн мәдәният йортына җыелып, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрәләр. Эш ике сменада оештырылган. Биредә көнгә ике челтәр үрәләр.  Апрель аенда гына да 34 маскировка челтәре үргәннәр югарышепкәлеләр. Челтәр үрә башлаганнан бер ел ярым эчендә 500дән артык  челтәр үргәннәр. Бу никадәр хәрбигә ярдәм итеп, күпме гомерләрне саклап калганнар дигән сүз. Шушы игелекле гамәлләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның рәхмәт сүзләре булып кайткач, тагын да канатланып эшлиләр.

Челтәр үрү өчен кирәкле әйберләрне волонтерлардан Галия Тимерханова алып кайта, үргәннәрен илтеп тә бирә. Челтәр үрүчеләргә  һәр яклап ярдәм итәргә тырыша ул.

– Безнең маскировка челтәрләре яхшы ышык булсын һәм ир-егетләребезне дошман күзеннән яшәрсен дип телибез. Иң мөһиме – яу кырындагы ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайта күрсен, – ди хатын-кызлар.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*