tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Yummy Music иҗат берләшмәсе туган көненә Милли китапханәгә чакыра
Yummy Music иҗат берләшмәсе туган көненә Милли китапханәгә чакыра

Yummy Music иҗат берләшмәсе туган көненә Милли китапханәгә чакыра

Yummy Music иҗат берләшмәсе һәм музыкаль лейблы үзенең 9 яшьлек туган көнен Милли китапханәдә бәйрәм итәчәк.

«Безнең артистларыбыз яңа җырлар башкарачак. Бу тере музыка була. Шулай ук яңа фирма стилен тәкъдим итәчәкбез, яңа YouTube-проектыбызны да башлыйбыз», — дип хәбәр итә оештыручылар.

Концертның Милли китапханәдә булуы табигый, чөнки биредә берләшмәнең студиясе урнашкан.

Концерт 14 март көнне 18.00 сәгатьтә башлана.

Сәхнәдә Zarina һәм Malsi Music исеме белән Зәринә Вилданова һәм Ислам Вәлиев чыгыш ясаячак. ОММАЖ электропоп-триосы «Хис ит» альбомын тәкъдим итәчәк. Ул шагыйрә Зөләйха Камалова катнашында иҗат ителгән.

«Үзгәреш җиле» командасы белән Нью-Йоркка барган Илгиз Шәйхразиев Manhattan альбомына керәчәк урбан-хитларын башкарачак.

Рәдиф Кашапов җитәкләгән qaynar триосы алтай теле белән тәҗрибәләр ясаганнан соң татар теленә әйләнеп кайткан. Алар Калифорния татарлары өчен җыр язганнар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*