“Ак калфак” оешмасы Татарстанның Ютазы районында бик яшь оешма булуга карамастан, татар халкының онытылып килгән йолаларын, бәйрәмнәрен халкабызга кайтару өстендә бик актив эшли.
Иске Каразирек авылында – “Сандык туе”, Подгорный поселыгында – “Карга боткасы”, Кече Уруссу авылында – “Исем кушу йоласы”, Иске Уруссу авылында – “Нәүрүз” һәм “Бер яшлектә – бер картлыкта” бәйрәмнәре үтте.