tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ютазы районы хатын-кызларының IV форумы булды
Ютазы районы хатын-кызларының IV форумы булды

Ютазы районы хатын-кызларының IV форумы булды

Урыссу бистәсендә, Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, районның һәм район хатын-кызлар советының 30 еллыгына багышланган, Ютазы районы хатын-кызларының «Без бергә, без бердәм!» дип аталган IV форумы узды.

Анда 120дән артык делегат катнашты. Алар арасында — хатын-кызлар хәрәкәте ветераннары, хатын-кыз лидерлар, иҗтимагый оешма рәисләре, башлангыч оешмаларның хатын-кызлар советлары рәисләре, депутатлар, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре бар иде.

Форумны ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин чыгыш ясады һәм чарада катнашканнары өчен барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук форумда район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова чыгыш ясады.

«Безнең көч — бердәмлектә. Уңыш ни дәрәҗәдә актив булуыбызга бәйле. Иң мөһиме — безнең сафлар яшь, актив хатын-кызлар белән тулыланырга тиеш», — дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.

Зилә Вәлиева район хатын-кызлар советының актив әгъзаларына җәмәгать оешмасыннан, шулай ук районның җәмәгать тормышында актив катнашучы авыл җирлекләре хатын-кызларына Ютазы районы хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды.

Форумның икенче өлеше Бәйрәкә авылының тарихи музей комплексында дәвам итте. Анда кунаклар Гобәйдуллиннар гаиләсенең бай тарихы белән танышты.

yutazy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*