tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Петербургта Ислам дине тарихына багышланган кичә узды
Петербургта Ислам дине тарихына багышланган кичә узды

Петербургта Ислам дине тарихына багышланган кичә узды

Санкт-Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә «Татар халкы тарихында ислам» дип аталган иҗади кичә булды. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗади чарага тарихчылар, көнчыгышны өйрәнүчеләр, татар җәмәгатьчелеге, яшьләр хәрәкәте вәкилләре чакырылган иде.

Кичәне күренекле җәмәгать эшлеклесе Шамил Алюшев һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова алып барды. Аллар ислам тарихы турында сөйләде.

Чараның махсус кунагы – Ризаэтдин Фәхретдиннең оныкчыгы Чеслав Сымонович та аудитория алдында онлайн чыгыш ясады.

Кунаклар игътибарына шулай ук Милли әдәбиятлар китапханәсе фондларыннан «Ислам дөньясы» дигән китап-иллюстратив күргәзмә тәкъдим ителде. Кичә җылы дустанә шартларда узды. Кунакларга музей тарафыннан нәшер ителгән «Тәрбияле бала» китаплары бүләк иттеләр.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*