tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган музыкаль-әдәби кичә узды
Үзбәкстанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган музыкаль-әдәби кичә узды

Үзбәкстанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган музыкаль-әдәби кичә узды

2022 елның 23 апрелендә Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы чит илләр белән милләтара мөнәсәбәтләр һәм дуслык элемтәләре Комитетында Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештырган бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган  музыкаль-әдәби кичә узды.

Чарада җәмәгатьчелек, мәдәният эшлеклеләре, галимнәр, укучылар, яшьләр, милли-мәдәни үзәкләр, ММЧ вәкилләре катнашты.

Сәламләү сүзе белән Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр буенча Комитетның фәнни-гамәли үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, профессор Давлатова Саодат Тиловбердиевна, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе Ахтареев Айдар Азат улы чыгыш ясады.

Чараны алып баручы, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, Үзбәкстанның дәүләт филармониясе солисты Фирүзә Халдарова Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты, Марсель Гариповның “Мәңгелек мәхәббәт” китабы турында сөйләде. Тукай шигыренә язылган “Пар ат” җырын һәм Тукайның иң яраткан “Ак бурек” дигән татар халык җырын башкарды.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Үзбәкстан” радиоканалында “Бәллүр чишмә” радиотапшыруын алып баручы Рәйхан Манняпова “Тукай һәм татар театры” дигән доклад белән чыгыш ясады һәм”Тәфтиләү” халык җырын башкарды.

Шагыйрә Флюза Заманова-Мәүликаева үзенең Тукайга багышланган шигырен укыды.
Мәктәп укучылары татар, үзбәк, башкорт, рус һәм инглиз телләрендә “Туган тел” шигырен укыдылар. Дамир Раянов “Чишмә”шигырен укыды.

Аннары чара Тукай турында нәфис фильм күрсәтү белән дәвам итте, режиссер Фәрит Дәүләтшин фильмның барлыкка килүе, актёрлары һәм сюжеты турында сөйләде.
Кичә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре Римма Гыйзәтуллина, Мәрьям Бохарова, яшь башкаручылар Габдулла Байназаров, Радмир Хәмдәмов (аккордеон) шулай ук Ирина Гыймранова һәм “Изге Нур”, “Яшьлек”, “Болгар кызлары”үзешчән коллективлары катнашында концерт белән дәвам итте.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган кичә катнашучылар һәм тамашачылар башкаруында “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Чара “Ўзбекистон” телерадиокомпаниясе “Дунё бўйлаб”, “Ўзбекистон – 24” телеканаллары һәм “ТНВ-Планета”Татарстан телевидениясе тарафыннан яктыртылды.
Фотограф – Таһир Нигъмәтуллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*