tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йошкар-Олада «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узды
Йошкар-Олада «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узды

Йошкар-Олада «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узды

Йошкар-Оланың Республика татар мәдәнияте үзәгендә халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узды, дип хәбәр итте шушы үзәктә эшләүче татар активисты Рамай Юлдашев.

Чара 2010 елдан бирле уза. Анда татар шагыйрьләре һәм язучыларының әсәрләре сәхнәләштерелә, шигырь уку, мәзәк сөйләү, мөнәҗәт көйләү буенча ярышлар уза.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе

Фото: © Рамай Юлдашев

«Зал тутырып уздырган еллар да булды, кызганыч, быел халык аз булды, ун кеше катнашты. Бәрәңге мәктәбеннән генә укытучылары белән 2 укучы килде. Хәзер бит автобусларда килү авыр: чыгымнар, пандемия белән бәйле чикләүләр, транспортлар өчен таләпләр башкача. 20 онлайн катнашучы булды. 70 яшьлек әбидән алып 10 яшькә кадәр булган балаларның чыгышлары булды. Татарча шигырьләр сөйләделәр. Мөнәҗәт көйләү, татарча җыр, мәзәк тә булды», – диде Рамай Юлдашев.

Рамай Юлдашев үзе дә чыгыш ясаган. «Хәтта мин дә «Татарлар берләшегез, бер телдә сөйләшегез» җырын җырладым», – диде ул.

«Бәйгегә дүшәмбе көнне нәтиҗәләр ясала. Иң мөһиме – дәвамлы булуы, без 2010 елдан бирле бу чараны уздырып киләбез», – диде Рамай Юлдашев. Акция «Туган тел»не җырлау белән төгәлләнгән.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе

Фото: © Рамай Юлдашев

Чарада шулай ук татар китапларыннан күргәзмә дә тәкъдим ителгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*