tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда тәрбиячеләрнең I республикакүләм «Туган тел фест-2022» фестивале уза
Казанда тәрбиячеләрнең I республикакүләм «Туган тел фест-2022» фестивале уза

Казанда тәрбиячеләрнең I республикакүләм «Туган тел фест-2022» фестивале уза

Бүген Казанның «Бала-сити» күп телле балалар бакчасында татар телендә белем бирүче тәрбиячеләрнең I республикакүләм «Туган тел фест 2022» фестивале уза.

«Укытучылар өчен бик күп чаралар оештырыла, ә татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары күп түгел. Татар телен яхшы укытасыбыз килсә, эшне балалар бакчасыннан башларга кирәк. Шуңа күрә без үзебез тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгын булдырырга теләдек. Бу минем күптәнге хыялым иде», – диде «Бала-сити» генераль директоры Альбина Насыйрова.

Семинар һәм конференцияләрдән аермалы буларак, фестиваль – ул бәйрәм кебек, җитди кысалардан чыккан чара. Семинарда катнашучылар сорау бирергә дә кыенсынырга мөмкин, ә биредә һәркем үзен иркен тота. Тәрбиячеләр балаларның уен бүлмәләрендә сабыйлар кебек келәмгә утырып, бер-берләре белән тәҗрибә уртаклаша. Алар биредә үзләрен үз эш урыннарында кебек хис итә, шуңа күрә фестивальдә иҗади яктан ачылырга җиңелрәк.

Биредә унике тема төркемнәр буенча бүленгән. Һәрберсенең алып баручысы бар. Һәркем үзен кызыксындырган теманы сайлап, шул юнәлеш буенча тәҗрибә уртаклаша. Фестиваль барышында төрле төркемнәргә керергә мөмкин.

«Татарстаныбызның креатив, алдынгы карашлы, сәләтле тәрбиячеләрен бергә җыеп, формаль булмаган мохиттә тәҗрибә уртаклашасы килде. Катнашучылар төрле шәһәрләрдән һәм районнардан җыелды, хәтта Төркия белән Мәскәүдән дә бар. Татарстаннан читтәге хезмәттәшләр фестиваль турында үзләре белеп, катнашырга теләде. Димәк, бу бик актуаль һәм кирәкле чара булып чыкты», – диде Альбина Насыйрова.

Фестивальдә катнашырга 180 тәрбияче теләк белдергән, ләкин урыннар чикле булу сәбәпле, оештыручылар җитмеш кешене генә чакыра алган. Катнашучылар арасында Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан, Алабугадан, Чистай, Актаныш, Сарман районнарыннан килүчеләр күп. Альбина Насыйрова килә алмый калган тәрбиячеләр өчен дә киләчәктә берәр кызыклы чара оештырырга теләвен әйтте.

Фестивальгә килгән тәрбиячеләрне сәламләргә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәсе Марат Әхмәтов та килде.

«Телебезнең язмышы белән шөгыльләнә башлагач, бу өлкәгә тирәнрәк кергәч, укытучылардан, тәрбиячеләрдән башка берни эшләп булмый дигән фикергә килдек. Телебезнең чишмә башы – сездә. Никадәр үзегезнең осталыгыгызны нәтиҗәле, үтемле итеп балаларга җиткерә аласыз, шул дәрәҗәдә балаларыбыз күңелендә туган тел сакланачак», – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов тәрбиячеләргә.

Альбина Насыйрова «Туган тел фест 2022» фестивален Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылуын әйтте. Ул Марат Әхмәтовка шәхсән рәхмәтен җиткерде. Дәүләт Советы рәисе урынбасары исә фестивальнең дәвамлы булуын теләде. «Татар-информ» хәбәрчесенә Альбина Насыйрова финанс ярдәме Комиссия тарафыннан булганын әйтте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*