tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзгәрмәгән гореф-гадәтләр
Үзгәрмәгән гореф-гадәтләр

Үзгәрмәгән гореф-гадәтләр

Узган атнада мөселманнар Ураза гает бәйрәмен мәчетләрдә намаз укып, дини темаларга вәгазь тыңлап, котлау теләкләрен ишетеп, Көръән ашларын үткәреп бәйрәм иттеләр.

Ураза –гает бәйрәменең төп намазы алдында Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчетендә мөселманнарны имам-хатыйб Ибраһим Сухов, шәһәр башы Максим Афанасьев мәчеткә килүчеләрне Ураза –гаете белән котлап гаиләләренә иминлек, игелекле эшләрендә уңышлар, дөньяга тынчылык теләделәр. Бәйрәм намазына татарлар, төрекләр, индуслар, таҗиклар һәм бик күп башка милләт вәкилләре килгән иде. Намаз укучыларның саны быел да күп булды. Намазны күпчелек дин кардәшләребез мәчет алдында укыды.

Мәчеттә узган Ураза -гаете намазыннан соң, тубыллыларның күпчелеге үз өйләрендә Коръән ашларын укыттылар. Бу якларда мәчетләрдә Ураза-гаетенә багышлап, җәмәгать белән ашлар үткәрү дә матур традициягә кергән.

Пушнашта

Тубыл районының Пушнаш мәчетендә авыл халкы һәм Маслово авылыннан килгән милләттәшләребез белән бергәләп дини бәйрәмнәргә багышлап Коръән ашын үткәрделәр. Ураза -гаетенә килгән һәр кешене авыл халкы җылы сүз, ачык йөз белән каршылады. Милли ризыклар белән тулы табын артында дини чарага фатиха биреп, Көръән укыган Ильдар хәзрәт Алеев: “Бу изге гамәлләр дәвамлы булсын. Ай дәвамында тоткан уразаларыбызны Аллаһы кабул итсен,”- дип дога кылды, теләкләрен юллады. Пушнаш мәчетенә Ильдар хәзрәт Тубыл шәһәреннән килгән. Бу авыл мәчетенә әлегә хәзрәт билгеләнмәгән икән. Пушнашка Ураза –гаетенә багышланган дини чарага күп кеше шәһәрдән килгәннәр. Алар да садакалар тараттылар, мәрхүмнәрнең рухларына дога кылдылар. Ике авылны берләштергән мәчеттә Уразаг-гает көннәрендә азан тавышын ишеттергән, дин юлында булган якташларын җыючыларга, оештыручыларга һәркем рәхмәтләрен белдерде.

Ураза-гаетенә багышланган мәдәни чаралар

Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәге дә гадәттәгечә Ураза –гаетенә багышланган бәйрәм концертын “Синтез” мәдәният йортында оештырды. Мәдәният үзәге хезмәткәрләре бәйрәм концертына килүчеләрне җырлар, моңлы гармун көйләре белән каршыладылар. Милли күлмәкләрдә матур татар кызлары халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен истә тотып килгән кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәм сәхнәсеннән шәһәрнең тарихи мәчете хәзрәте Фәннүр Казыймов Коръән аятьләрен укыды, шәһәр милли мәдәни атономия рәисе Сәет Хисмәтуллин, аның урынбасары Нуриля Шамратова тамашачыларны сәламләделәр. Сәет Хисмәтуллин шәһәр Думасы исеменнән Ураза -гает бәйрәме белән котлап гаилә бәхете, сәламәтлек, уңышлар теләде.

Өлкән буынга хөрмәт күрсәтеп, күп еллар гореф-гадәтләребезне саклауда күп көч куйган себер татар мәдәният үзәгенең танылган “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхинага, ансамбльнең җырчыларына шәһәрнең мәдәният һәм туризм комитеты рәисе Елена Распопова Мактау грамоталары тапшырды. Бәйрәм концерты программасын себер татар мәдәният үзәге артистлары, унбишенче мәктәпнең, “Синтез” сәнгать һәм мәдәният үзәге йолдызларының чыгышлары бизәде. Бәйрәм программасына шагыйрь Сөнгатулла Бекенинның, җирле шагыйрә Фәхриҗамал Утяшеваның шигырьләре, Рөстәм Маметов иҗат иткән җырлар, Римма Шәрипова башкаруында “Халкыма теләк” шигырен көчле алкышлар белән озаттылар. Ураза –гаетенә багышланган концертны Лариса Шамакова белән Айдар Ниязов матур һәм оста алып бардылар.

Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*