tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй районында С.Рафиков исемендәге Үзәк китапханәдә “Туган якка мәдхия” әдәби кичәсе узды
Зәй районында С.Рафиков исемендәге Үзәк китапханәдә “Туган якка мәдхия” әдәби кичәсе узды

Зәй районында С.Рафиков исемендәге Үзәк китапханәдә “Туган якка мәдхия” әдәби кичәсе узды

Зәй районы талантлы кешеләргә бай. Алар арасында инде шактый гына тәҗрибә туплаганнар, яңарак кына каләм тибрәтә башлаучылары да бар. Якташларыбыз язучыларның чыгарган китаплары белән, вакытлы матбугат аша даими танышып торалар, әмма якыннан аралашу ул инде бөтенләй башка нәрсә.

16 март көнне С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә җирле язучылар Роза Хәйретдинова һәм Халидә Садыйкова белән «Туган якка мәдхия» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды.

Роза Хәйретдинова-гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган педагог. Ул “Күңел тәрәзәләрем” китабы авторы. Аның шигырьләренә хатын-кыз күңеленең нечкә тойгылары хас.

Халидә Садыйкова –шигъри җанлы ханым. Анда үзен салмак, үлчәп әйтә белү, самимилек, татар хатын – кызларына хас тыйнаклык, нәзәкәтлелек кебек сыйфатлар җитәрлек. Ниндидер сөйкемле сөяге үзенә тартып тора. “Сөмбелә” аралашу клублары әгъзасы, “Зәй офыклары” газетасы белән актив хезмәттәшлек итә ул. “Хыял кошым” китабы авторы.

Чара кунаклары үзләре һәм иҗатлары турында сөйләделәр. Табигать, кешеләр, туган як турында шигырьләрен укыдылар. Тамашачылар чара кунакларына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу матур җырлар, күңелләргә үтеп керерлек шигырьләр белән үрелеп барды, матур, истә калырлык мизгелләргә бай булды.

zainsk.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*