tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй татар гимназиясе 30 еллык юбилеен билгеләп үтте
Зәй татар гимназиясе 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

Зәй татар гимназиясе 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

Гимназиядә эш өч юнәлештә — укучыларга барлык фәннәрдән тирән белем бирү; тәрбия эшен дәресләрдә, өстәмә шөгыльләрдә үзенчәлекле программа белән алып бару; укыту-тәрбия процессында татар халык педагогикасын куллану алып барылды.

Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, гимназиядә татар теле һәм әдәбияты тирәнтен укытыла. Ике дәүләт телен бер дәрәҗәдә өйрәтүне максат итеп куйдык, инглиз теле башлангыч класслардан керде. Татар халкының гореф-гадәтләрен, фольклорын өйрәтүгә зур әһәмият бирелде. Имтиханнар, шул исәптән БДИ рус телендә тапшырылу сәбәпле, төгәл фәннәр рус телендә укытылды.

Тәрбия эшенең максаты — укучыларны халык традицияләре, борынгы йолалар белән таныштырып, милли үзаң, горурлык хисләрен уяту, иҗади шәхес тәрбияләү. Укучылар кызыксынып «Сөмбелә», «Чигүле читекләр», «Солдатка озату», «Каз өмәсе», «Татар сөлгесе», «Әбиемнең сандыгы» кебек милли бәйрәм һәм уеннарда катнаштылар.

Беренче көннәрдән һәр укучыга сәләтенә карап иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылды. Вокаль, хореография, милли көрәш түгәрәкләре бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләп тора. Гимназия укучылары хәзерге көндә дә район, республика, Россия бәйгеләрендә катнашып, уңышлы чыгыш ясыйлар.

2006 елда гимназия «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында инновацион мәктәпләр арасында узган бәйгедә беренчеләрдән булып җиңү яулады. 2007 елда Татарстан Президенты билгеләгән бер миллион сумнан артык грантка лаек булды. Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән зур педагогик форумда («Лучшие школы России») гимназия директоры катнашып, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

zainsk-rt

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*