tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Магнитогорск шәһәрендә “Җыен-2021” чарасы узды
Магнитогорск шәһәрендә “Җыен-2021” чарасы узды

Магнитогорск шәһәрендә “Җыен-2021” чарасы узды

1-4 октябрь көннәрендә Башкортстан Республикасында галимнәр, язучылар һәм сәнгать әһелләре белән очрашулар уза.

Бүген милләттәшләребез Магнитогорскның Берләшкән шәһәр китапханәсенең “Этник Медиаүзәге”ндә очраштылар.

Шулай ук, Магнитогорск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Магнитогорск шәһәре татарларының “Җыен-2021” чарасы үткәрелде. Төп тема – 15нче октябрьдә башланачак Халык санын алу булды.

Очрашуда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Ул милләттәшләребезгә Халык санын алуда актив булуның, төбәктәге һәр татар гаиләсенең әлеге акция катнашуының мөһимлеге хакында сөйләде.

Магнитогорск шәһәренең “Татар рухы” Җирле татар милли-мәдәни мохтариятенең озак еллар буе халкыбызга хезмәт иткән кайбер әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырылды.

Татарстаннан килгән язучы һәм шагыйрләребез дә халкыбызны рухландырып чыгышлар ясадылар, шигырьләрен укыдылар.

Җыенда Магнитогорск шәһәре татарларыннан тыш, күрше Башкортстанның Баймак, Әбҗәлил һәм Учалы районнарыннан, Сибай һәм Баймак калаларыннан да милләттәшләребез катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*