tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйдә татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссиянең күчмә утырышы узды
Зәйдә татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссиянең күчмә утырышы узды

Зәйдә татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссиянең күчмә утырышы узды

Зәйдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссиянең күчмә утырышы узды. Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Зәйгә килеп, Кама аръягы районнарында татар телен үстерү эшенә анализ ясап, бәя бирә. Анда Зәй,  Түбән Кама, Менделеевский,  Чаллы, Алабуга  район-шәһәрләре башлыклары, район башкарма комитеты җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәгариф идарәләре, мәдәният бүлекләре, матбугат чаралары җитәкчеләре катнаша.

Утырышның пленар өлеше Имәнлебаш мәдәният йортында узды. Аңа кадәр кунаклар якташ язучы, дин галиме Таҗетдин Ялчыгол каберен зиарат кылдылар . Район Мәдәният йорты, Үзәк китапханә , Ак калфак хатын-кызлары оешмасының, төрле күргәзмәләрен карадылар, кул эшләре осталары белән таныштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*