tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйнең “Адымнар” татар мәдәнияте клубы Разим Вәлиуллинга багышланган музейда
Зәйнең “Адымнар” татар мәдәнияте клубы Разим Вәлиуллинга багышланган музейда

Зәйнең “Адымнар” татар мәдәнияте клубы Разим Вәлиуллинга багышланган музейда

Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршында эшләүче “Адымнар” татар мәдәнияте клубы “Виртуаль музей” проектын дәвам итә. Кичә алар 20 китап, 30 симфония, 150 дән артык җыр, хор һәм камера-инструменталь әсәрләр авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Разим Вәлиуллинга багышланган музейда булдылар. Музей аның туган ягында, Сармашбаш мәктәбенә урнашкан. Музей белән аның бертуган сеңлесе, ветеран укытучы Кадрия апа Гыйльманова таныштыра.

Разим Вәлиуллин… Шагыйрь. Композитор. Җырчы. Оста баянчы. Музыка белгече һәм музыка укытучысы. Разим Нәгыйм улы Вәлиуллин 1942 елның 3 гыйнварында Зәй районы Кәдек авылында туа. Әлмәтнең 1 нче татар урта мәктәбен тәмамлагач, өч елга якын Миңлебай мәктәбендә балалар укыта. 1963-1967 елларда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында белем ала. Рәсми юллама белән Лениногорск музыка һәм рәсем педучилищесына эшкә җибәрелә. Утыз ике елдан артык музыка укытучысы булып эшли.

Чыганак: “Зәй офыклары”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*