tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйнең «Салават күпере» балалар бакчасына Сөмбелә килде
Зәйнең «Салават күпере» балалар бакчасына Сөмбелә килде

Зәйнең «Салават күпере» балалар бакчасына Сөмбелә килде

Балалар бакчасында көз бәйрәме – Сөмбеләне бәйрәм итү матур бер гадәткә әверелде. Бу — көзге эшләр тәмамланганнан соң үткәрелә торган уңыш бәйрәме. Сөмбелә — бәйрәмнең хуҗасы.

«Кем ул Сөмбелә? Нинди була икән ул? Балалар кызыксынып көтте бәйрәмне. Җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Тәрбиячеләр белән кат-кат аларны кабатладылар. Әти-әниләр матур киемнәр әзерләде», — ди бакчаның ана теле тәрбиячесе Венера Алексеева.

Сөмбелә балаларны сокландыра алды. Балаларга мул уңыш алу өчен ел буе тырышырга кирәклеген бик кызыклы итеп аңлатты.

«Шул рәвешле бакчабызда халкыбызның бәйрәмнәре аша балаларда хезмәт сөючәнлек, хезмәткә хөрмәт, сак караш тәрбияләнә», — ди Венера Васильевна.

Бәйрәмгә кунак булып Җәй фасылы, Болыт килгән иде. Балалар килгән кунакларга һөнәрләрен күрсәттеләр, җыелган уңышны мактап, көзге матурлыкка сокландылар. Төрле кызыклы уеннарда катнаштылар.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*