tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җыр һәм бию дәүләт ансамбле этно-цирк спектакле әзерли
Җыр һәм бию дәүләт ансамбле этно-цирк спектакле әзерли

Җыр һәм бию дәүләт ансамбле этно-цирк спектакле әзерли

ТР Җыр һәм бию дәүләт ансамбле Казан дәүләт циркы белән берлектә «Җиде энҗе» этно-цирк спектакле әзерли.

«Без быел уникаль проект әзерли башладык. 2007 елда без республикада беренче мюзиклны куйган идек. Ул «Җиде энҗе» дип атала иде. Без бу проектны яңартырга булдык. Әмма үзебез генә түгел, Казан циркы белән», – диде «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.

«Тамашада безнең артистлар белән цирк труппасы да, Цирк мәктәбе укучылары да катнашачак. Бу зур матур шоу була», диде ул.

Әлеге программа Казан циркының репертуар планына кертелеп, аның мәйданчыгында күрсәтелер дип уйланыла.

«Бу программада традицияләребез дә, патриотизм да булачак. Тамашаның вокаль өлеше, әлбәттә, татарча була, геройлар ике телдә аралашачак. Чөнки без тамашабызны рус телле тамашачыга да, туристларга да күрсәтергә җыенабыз», дип дәвам итте Айрат Хәмитов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*