tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырчы Рафис Хөснетдинов кешеләрнең өйдә торуын сорап Италиядән мөрәҗәгать яздырган

Җырчы Рафис Хөснетдинов кешеләрнең өйдә торуын сорап Италиядән мөрәҗәгать яздырган

Италиядә яшәүче татар җырчысы Рафис Хөснетдинов Татарстан һәм Башкортстан кешеләренә коронавирус вакытында өйдә калуларын сорап мөрәҗәгать итте. Җырчы видеомөрәҗәгатен социаль челтәрдәге аккаунтына урнаштырган.

«Бүгенге көннәрдә ике республикам да авыр көннәр кичерә. Барчагызга да сабырлык телисем килә. Без Италиядә өченче аебызны өйдән чыкмыйбыз. Өйдә калырга без сабырлык таптык», — ди җырчы татар телендә яздырылган видеоязмасында.

Ул барлык кешегә дә өйдә торырга киңәш итә. Чыгып йөрүләрнең нык хәтәр булуын искәртә. «Теләмәгән җирдән олы кайгылар килергә мөмкин», — ди Рафис Хөснетдинов.

«Вирусның төсе дә, тавышы да юк, ул ишек тә какмый. Хөкүмәт куйган барлык таләпләрне үтәргә тырышыгыз», — ди татар җырчысы.

Рафис Хөснетдинов Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләргә, гомумән, барлык тыңлаучыларга бүләк итеп Хәйдәр Бигичев репертуарыннан «Бүләк ит син миңа» җырын башкарды.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*