tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырчы Ренат Ибраһимов белән хушлашу мәрасиме Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узачак
Җырчы Ренат Ибраһимов белән хушлашу мәрасиме Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узачак

Җырчы Ренат Ибраһимов белән хушлашу мәрасиме Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узачак

Кичә вафат булган татар җырчысы, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов белән хушлашу мәрасиме бүген, 15 майда, 15.00 сәгатьтә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү Җәмигъ мәчете Выползов тыкрыгы, 7нче йорт («Тынычлык проспекты» метро станциясе) адресы буенча урнашкан.

Соңрак, 17.00 сәгатьтә, шунда ук җеназа намазы укыячаклар.

Артистны Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендәге Волков зиратында мөселманнар өчен билгеләнгән участокта җирләячәкләр.

https://tatar-inform.tatar/news/yrcy-renat-ibrahimov-belan-xuslasu-marasime-maskau-amig-macetenda-uzacak-5854569

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*