tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөядә ЮНЕСКО мирасы объектларының ислам белән бәйле фотокүргәзмәсе ачылды
Зөядә ЮНЕСКО мирасы объектларының ислам белән бәйле фотокүргәзмәсе ачылды

Зөядә ЮНЕСКО мирасы объектларының ислам белән бәйле фотокүргәзмәсе ачылды

Зөядә Троицк урамында «ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегендә ислам объектлары» дигән урам фотокүргәзмәсе ачылды. Ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисади форумына багышланган иде.

Ачылыш тантанасына сәнгать белгечләре, профильле югары уку йортлары студентлары, коллекционерлар һәм кызыксынучы халык җыелды. Шулай ук мөфти урынбасары Илфар Хәсәнов, «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы директорының фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары Елена Карташева катнашты.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисади форумы республиканың мәдәни, икътисади һәм социаль тормышы өчен әһәмиятле вакыйга булып тора. Музей-тыюлык ЮНЕСКО мирасы объектларының ислам белән бәйле фотокүргәзмәсен тәкъдим итә», – диде Елена Карташева.

Күргәзмәгә килүчеләр 21 дәүләтнең кырыктан артык объекты турында мәгълүмат белә ала. Күргәзмәне оештыруда Согуд Гарәбстаны, Һиндстан, Бангладеш, Палестина, Төркия, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм Кыргызстан консуллыклары ярдәм итте. Шулай ук «Әзірет Солтан» (Казахстан) Дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы һәм Дербент музей-тыюлыгы (Россия) әзерләүдә ярдәм күрсәтте.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлеге дөньяның күптөрлелеген чагылдыра. Аңа төрле мәдәни һәм дини ядкарьләр керә. Оештыручылар уйлавынча, күргәзмә мәдәниятара коммуникацияне ныгытырга һәм тамашачыга үзенең үзенчәлеге, күптөрлелеге һәм стильләре белән таң калдыра торган ислам мәдәниятенең гаҗәеп дөньясын күрсәтергә тиеш.

Күргәзмә туристлык сезоны тәмамланганчы эшләячәк.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*