tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашты
Данис Шакиров Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашты

Данис Шакиров Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсенең алдынгы шәкертләре белән очрашты. Очрашу “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек кысаларында узды. Чарада шулай ук Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Шәкертләр – шигърият бәйгесе җиңүчеләре. Данис Шакиров аларга Коръәннең 1803 елда бастырылган Казан басмасын бүләк итеп тапшырды. Алар Г.Тукайның дин, милләт, туган җир темасына багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп күрсәттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*