tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зуля Камалова Казанда Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган альбомын тәкъдим итте
Зуля Камалова Казанда Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган альбомын тәкъдим итте

Зуля Камалова Казанда Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган альбомын тәкъдим итте

Австралиядә яшәп иҗат итүче татар җырчысы Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның шигырьләренә альбом иҗат итте.

Кичә Камал театрында Зөлфия Камалованың “Алты көн ярату” альбомының презентациясендә Йолдыз Миңнуллинаның шигырьләре җыр форматында да, шигырь буларак та яңгырады.

Концертның беренче өлешендә альбомдагы җырлар башкарылса, икенче өлешендә Зуля Камалова тамашачыга таныш җырларын башкарды. Концертның беренче махсус кунагы шигырьләр авторы Йолдыз Миңнуллина иде. Ул музыкага шигырьләрен укыды.

Концертның махсус кунаклары – Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәдиф Кашапов. Алар Зуля Камалова белән дуэтта җырлады.

Камал театры залында ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм башкалар иде. Тамашачы арасында мәдәни чараларның сирәк кунагы Мубайны (Илдар Мөбәрәкшин) да күрергә мөмкин булды.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*