tatruen
Баш бит / 2013 / Сентябрь (страница 3)

Архив за месяц: Сентябрь 2013

Татар егете Кырым хөкүмәтенең рәис урынбасары итеп билгеләнде

37 яшьлек Рөстәм Тимергалиев вице-премьер Валерий Пальчук урынына Кырым хөкүмәтенең рәис урынбасары итеп билгеләнде. Бу карар өчен Кырым Югары Радасының 18 сентябрьдә узган утырышында 69 депутат тавыш бирде. Яңа вазифада ул Кырымга инвестицияләрне җәләп итү өчен җаваплы булачак. өстәм Тимергалиев 2010 елда Кырым Югары Радасының депутаты итеп сайлаганнан соң Кырым вице-премьеры вазифасы өчен төп дәгъвачыларның берсе иде. Бу вакытка хәтле ул ...

Дәвам »

Казанда “Хузур” нәшрият йортын тәкъдим итү зур вакыйгага әйләнде

Бүген Казанда Татарстан мөфтияте карамагындагы “Хузур” нәшрият йортын тәкъдим итү зур вакыйгага әйләнде. Анда Татарстанның дин әһелләре, киң җәмәгатьчелек кенә түгел, Мәскәү, Ульяновск, Ханты-Манси автономияле округы дини лидерлары да килгән иде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән оешкан “Хузур” нәшрияты бүгенге көндә киңкырлы эш алып бара. Нәшриятны Ришат Хәмидуллин җитәкли. Хузур татарчага тәрҗемә иткәндә тынычлык дигәнне аңлата. Билгеле булганча, ...

Дәвам »

Сембердә Закир Кадыйрины искә алдылар

14-15 сентябрдә Сембер шәһәрендә танылган мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Кадыйриның тууына 135 ел тулуга багышланган “Закир Кадыйри һәм Идел-Урал татарларында мәгърифәтчелек” исемле фәнни-гамәли конференция үтте. Бу конференция “Яңа буын мәдәнияты” («Культура нового поколения») Өченче халыкара мәдәния форумның махсус чарасы буларак үтте. Сембергә, конференция эшенә катнашу өчен Казан, Самара, Уфа һәм Сембернең үзеннән илледән артык галим, алар арасында зур фәнни дәрәҗәле ...

Дәвам »

Россия халыклары конгрессы милли стратегияне тормышка ашыру юллары турында фикер алышты

12 сентябрдә Түбән Новгородта үткән “Россия киләчәге” исемле Икенче халыкара бизнес-саммит кысаларында Россия халыклары конгрессы үтте. Темасы: “Россия Федерациясенең милли дәүләт сәясәте стратегиясен тормышка ашыруның федераль һәм региональ модельләре” («Федеральные и региональные модели реализации Стратегии государственной национальной политики Российской Федерации»). Конгресс Түбән Новгородта инде 11 мәртәбә үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, бүгенге көндә бу чараны “дискуссия мәйданчыгы” дип атап була. Биредә Идел ...

Дәвам »

“Яңарыш” газетасы нәшер ителә башлауга 23 ел тулды

ңарыш”ыбызның өлкә күләмендә тормыштан яңалыклар белән уртаклаша, татар тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тирәбездәге кешеләр белән таныштыра башлавына да 23 ел вакыт үтеп китте. Шул уңайдан газета каршында эшләп килүче “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары чираттагы утырышка җыелдылар. Утырышның төп темалары итеп “Яңарыш” мәгълүмати нәшрият үзәге директоры Алсу Сәгыйтова газетаның туган көне уңаеннан аның турында фикер алышуны һәм тәкъдимнәрне белдерүне, берләшмә әгъзалары арасында ...

Дәвам »

Татарстан парламенты комитеты милли телләрне кысрыклауга йөз тоткан закон проектын хупламады

Татарстан парламентының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы РФ Законына кертелә торган үзгәрешләрне хупламавы турында хәбәр ителде. Комитет рәисе Разил Вәлиев әлеге закон проектының РФ составындагы республикаларның дәүләт телләренең дәрәҗәсен кискен төшерә дип саный. Р.Вәлиев билгеләп үткәнчә, “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы РФ Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты август башында килгән. ТР ...

Дәвам »

Бәрән авылында кунакта

Удмуртиянең төньякта урнашкан иң ерак төбәкләре – Балезино, Глазов, Юкамен районнарында гомер итүче татарлар, аларның тормышы, традицияләре, милли мәсьәләләре белән даими танышып торабыз, алар белән күрешә алмаган очракта, Интернет, телефон аша бәйләнешкә кереп, яңалыкларны уртаклашабыз. Ә менә ул районнар белән чиктәш Красногорск районы татарлары белән моңа кадәр нишләптер күрешү, танышу насыйп итмәгән иде. Ниһаять, Красногорск районында күпләп татарлар яшәгән бердәнбер Бәрән ...

Дәвам »

Җаекта татар гаилә фотоальбомнарыннан җыелган күргәзмә ачылды

Җаекның Татар мәдәнияте үзәгендә 12 сентябрдә “Җаек татарлары” (гаилә фотоальбомнарыннан) дигән фотокүргәзмә ачылды. Күргәзмә яңа бәйрәмгә туры китерелеп оештырылды. 14 сентябрдә Җаекта Гаилә көне һәм Шәһәр көне билгеләп үтелде. Күргәзмәгә Татар мәдәнияте үзәге активистларының гаилә фотоальбомнарыннан тупланган рәсемнәр куелды. Стендларда өч гасыр дәверне үз эченә алган экспонатлар урын алган. Биредә XIX гасыр фоторәсемнәре дә, бүгенге заманныкы да бар. Стендларда гаиләара бәйләнешләрне ...

Дәвам »

Бишкәктәге очрашу

Кыргызстанның Бишкәк шәһәренең “Туган тел” татар-башкорт оешмасының 25 еллыгы уңаеннан милләттәшләребезне котларга  Кыргызстан Президентының тормыш иптәше, “Сәламәт ил”  иҗтимагый фонды рәисе, Кыргызстан дәүләт медицина академиясе доценты, медицина фәннәре кандидаты  Рәисә Атамбаева да килде.  Әлеге оешма вәкилләре аны “үзебезнең кеше” ди. Рәисә Миңнеәхмәт кызы Атамбаева – татар кызы. Ул Россиядә туган, әти- әниләре Советлар Союзы чорында Кыргызстанның Ош шәһәренә күчкәннәр. Тамырлары ...

Дәвам »