tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хәбибә Сабантуе” очраштырды
“Хәбибә Сабантуе” очраштырды

“Хәбибә Сабантуе” очраштырды

«Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк» дигән әйтем бар татар халкында. Без дә үткәнебезне барлау, туганнарны күрештерү, яңа буынны таныштыру нияте белән үзебезнең әби-бабаларыбызның туган нигезе булган Саба районы Мәртен авылына 5нче тапкыр буыннар очрашуына җыелдык. Бүген без аны карт әбиебез Хәбибә истәлегенә “Хәбибә Сабантуе” дип атыйбыз.

1996 елда туганнар белән очрашу фикере Кукмарага Рәзифә апаларга яңа өй күрергә барганда электричкада туа. Аннан соң әти-әниләребез шәҗәрәне барлап, тарихны өйрәнеп, туганнарны бергә җыеп күрештерү нияте белән башлап җибәрә бу очрашуны. Бәйрәм ахырында тагын 5 елдан очрашырга дип сүз куешалар һәм әйткән сүзләрендә торалар. Биш елдан соң 2001 елда кабат Мәртен авылын гөрләтеп бәйрәм үтә. Көне буе коеп яуган яңгыр да комачауламый, ике автобус арасына брезент сузалар да рәхәтләнеп күңел ачалар. Без ул вакытта кечкенә балалар гына булсак та, әле бернәрсә дә аңламасак та күңелгә уелып калган бу көн.

Аннан 2006 елда кабат күрештек. Инде үсмер вакыт, барысын да аңлыйбыз, танышабыз, номерларны алышабыз. Шушы очрашудан соң аралаша, йөрешә башладык. Туганнар тагын да артты, Аллага шөкер. 2011 елда очрашканда инде әз-мәз үзебез дә оештыру эшләрендә әниләргә булыша, кул астына керә башладык. Шулай итеп, әти-әниләр башлап җибәргән «Хәбибә Сабантуе» бер күркәм традициягә кереп китте. Тора-бара абыем Фидәрис (мәрхүм инде) ел саен барыбызны бергә җыеп, оештырып, бу бәйрәмне яшьләр, өченче буын арасында тагын бер өлешкә бүлеп “Хәбибә оныкчыклары” дигән исем астында яшьләр очрашуы итеп үткәрә башладык. Өлкән буын белән традиция буенча 2016 елда очрашырга тиеш идек. Ләкин арабызда югалтулар күп булу сәбәпле бу очрашу кичектерелде. Менә инде 8 елдан соң, Аллага шөкер, быел 25 августта 4 буынны бергә җыеп, шундый зур масштабта җылы, рәхәт, күңелле бәйрәм үткәрдек.

Хәбибә әбиебез белән Шәмсетдин бабабызның 6 баласы булган. Хәбибә әби яшьтән ирсез калып, шул 6 баланы кеше итеп, аякка бастыра. Шул алты бала гаилә корып карт әбиебезгә 25 онык (икенче – әниләр буыны) бүләк итәләр. Без өченче буын – шул 25 оныктан туган 65 оныкчык, оныкчыклардан туган 45ебез – дүртенче буын. Бүгенге көндә кияүләр, киленнәр барыбыз бергә 181 кеше! Бәйрәмдә шуларнын 137се белән күрешү насыйп булды.

Араларында әле Хәбибә әбинең ике баласы – өченче уллары, минем бабам Инсафетдин бүгенге көндә 87 яшьтә, һәм төпчек кызлары Рафига 78 яшьтә булу да бик сөендерә. Алар без яшь буын өчен тере тарих.

Иртәнге 10да барыбыз бергә җыелып мул табыннар әзерләдек. Зур казанда шулпа кайнады, пылау пеште. Аллаһның рәхмәте белән көндә нәкь без көткәнчә булды – иртәдән үк җылы кояш нурлары белән сөендерде. Бәйрәмебезне Хәбибә әбинең оныгы Илдус абый Кәримов башлап җибәрде. Ул шушы очрашуның тарихы, истәлекләре белән уртаклашты. Аннан соң инде сүзне Хәбибә әбинең улы, минем бабам Инсафетдин Шәмсетдинов һәм иң олы оныгы, бүген Кукмара районы Байлангар авылында гомер итүче Хатмулла абый Вакказовлар дәвам итте. Алар Хәбибә әбиебез белән булган иң истә калган, күңелле мизгелләре белән бүлештеләр.

Бераз тамак ялгап алганнан соң бер төркем зиратка барып, арабыздан киткәннәргә дога кылып кайттылар. Бәйрәмебезне таныштыру белән дәвам иттек. Чөнки 8 ел эчендә яңа өйләнешкән парлар, яңа туган сабыйлар да бик күп. Һәрбер баланың гаиләсе, балалары, оныклары аерым чыгып басып, үзләренең гаиләләре белән таныштырды.

…Иң олы кызлары Кәнифә тормыш иптәше Нәкыйп белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 8 оныклары һәм 7 оныкчыклары бар.

Икенче кызлары Рәшидә кияүләре Гәрәй белән 6 балага гомер бүләк итә. Аларның бүгенге көндә 16 оныклары һәм 18 оныкчыклары бар.
Өченче, көтеп алган уллары, нәсел дәвамчылары – минем бабаем Инсафетдин белән әбием Мәгфүрә 5 бала үстерә. Без 17 онык һәм 5 оныкчык тату, матур итеп яшибез.
Дүртенче кызлары Саимә белән кияүләре Фәрит 4 балага гомер бүләк итә, 9 оныклары 11 оныкчылары бар.

Бишенче уллары Мулланур тормыш иптәше Равия белән 3 бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә 6 оныклары 1 оныкчыклары бар.
Төпчек, алтынчы кызлары – Рафига кияүләре – Якуп. Рафига апа бүген 3 баласы, 9 оныгы 3 оныкчыгы янәшәсендә бәхетле картлык кичерә.
Аннан инде «Хәбибә Сабантуе» куңелле уеннар, матур концерт номерлары белэн үрелеп барды. Балалар өчен дә, яшьләр, өлкәнрәкләр өчен дә матур уеннар оештырылган иде. Һәрбер катнашучы истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Балаларның шат авазлары, бүләкләргә сөенүләре өлкәннәр өчен дә зур шатлык иде. Аларга бу очрашу бер-берләре белән танышу өчен бик кирәк. Ир егетләр арасында футбол уены үтте. Ахырдан барыбыз бергә тау битенә язылган «Хәбибә әби» дигән язу янында истәлеккә фотога төштек, 5 елдан кабат барыбыз да исән-саулар булып, тагын да күбрәк составта очрашырга язсын дигән теләктә таралыштык.

Төрлебез төрле төбәкләрдә гомер итсәк тә, барыбыз бергә, төп нигезгә җыелып, шушындый матур бәйрәм үткәрү бөтен кешенең дә кулыннан килә торган эш түгел. Шундый күп туганың булу ул үзе зур байлык, бәхет бит. Бүгенге көндә горурланырлык нәселебез, шатлыкта да, кайгыда да таянырлык туганнарыбыз бар. Әти-әниләр калдырган шушы зур мирасны югалтмыйча, яңа, бездән соң килгән буынны таныштырып, алар арасында да шул туганлык җепләрен өзмичә, бар кешегә үрнәк булып, гел шундый бердәм, бер-беребезгә кирәк булып яшәргә язсын безгә. Рәхмәт Сезгә, Хәбибә әби, Шәмсетдин бабай! Алты балага гомер биргәнсез. Тормыш дәвам итә: сезнең оныклар үзләре дә бүген әби-бабайлар, безгә дә шул бәхетле көннәрне күрергә насыйп булсын.

Рүзилә Ганиева,
Саба районы, Байлар Сабасы.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*