tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазы татар театры яңа сезонын ачты
Туймазы татар театры яңа сезонын ачты

Туймазы татар театры яңа сезонын ачты

27 сентябрдә Туймазыдагы (Башкортстан) татар театры үзенең XXIII нче театраль сезонын ачып җибәрде. Яңа елны алар премьерадан башлады, тамашачылар хозурына «Гипнотизерлар» спектакле тәкъдим ителде.

Тамашычылар арасында яңа спектаклнең авторы Әлфис Гаязов һәм башка мөхтәрәм кунаклар бар иде.

Яңа сезон башлану бәйрәменә ямь өстенә ямь өстәп бүләкләр тапшыру тантанасы да үтте. Туймазы районы хакимиятенең мәдәният бүлеге  җитәкчесе Илдар Салихов артистлар сезон башлану белән котлады һәм иң башта Маргарита Сидорованы котлады. Актриса “Керим әле урманнарга..” (Ә.Гаязов) спектаклендә Хәмдия роле өчен “Елның иң яхшы артисты” призына лаек булды. “Тамашачылар мәхәббәте” призы “Сэр” исемле Эт роле өчен (И.Зәйниев “Бөке”)Руслан Вахитовка тапшырылды. “Актер уңышы” номинациясендә Марат Хәсәнов җиңүче дип табылды, дип хәбәр итә театрның интернет сәхифәсе.

Әлфия Миңнуллина 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*