tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каюм Насыйри исемендәге конференция
Каюм Насыйри исемендәге конференция

Каюм Насыйри исемендәге конференция

Яшел Үзән шәһәренең 10нчы номерлы гимназиясендә  яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIV халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрелде. “Тел гыйлеме һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте” исемле әлеге чара югары дәрәҗәдә узды.  Кабул ителгән 900 фәнни-тикшеренү эшенең  270е II турга сайлап алынды. Катнашучыларның эшләрен Казан (Идел буе) Федераль Университеты, ТР Фәннәр Академиясе, Лев Толстой исемендәге филология  һәм мәдәниятара багланышлар институты, Каюм Насыйри институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, профессорлары, филология, педагогика, медицина фәннәре кандидатлары югары бәяләде.  Конференциядә Йәмәннән, Ираннан  Алави Абдулракиб Абдулмаҗид,  Әхмәдова Мастура Негматҗан кызы, Эль сабрути Рәшидә Рәхим кызы, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика  иҗтимагый оешмасыннан мәртәбәле кунаклар катнашты. Укуларның географиясе тагын да киңәйде:  Япония, Төркия, АКШ, Кытай, Ираннан магистрантлар, Казахстан, Узбәкстан, Кыргызстан, Латвия, Алтай, Башкортостан, Мари Эл, Чувашия Республикаларыннан, Ульяновск, Сары Тау, Әстерхан, Киров  өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән студентлар һәм укучылар үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен якладылар. Галимнәр һәм кунаклар фәнни эшләрне һәм  оештыруны  югары бәяләделәр.

Миләүшә Нәҗметдинова, Яшел Үзән шәһәренең 10 номерлы гимназия директоры урынбасары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*