tatruen
Баш бит / Ауропа татарлары альянсы /     АУРОПА ТАТАРЛАРЫ ХАРТИЯСЕ
    АУРОПА ТАТАРЛАРЫ ХАРТИЯСЕ

    АУРОПА ТАТАРЛАРЫ ХАРТИЯСЕ

Без – Ауропаның гасырлар һәм дистәләгән еллар дәвамында буыннан буынга күчеп, тупланып яшәүче татар милләтеннән булган гражданнары – үз этник тамырларыбызны онытмыйча, милли бердәйлекне, тарихи хәтерне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калуга омтылып, ватандашлар белән һәрдаим аралашу, элемтәдә тору, багланышлар урнаштыруга даими теләк булуын истә тотып  һәм  шулай ук:

  • татар этносының теле, мәдәнияте һәм тарихының берлеге, уртаклыгы;
  • татар җәмтыятьләре әгъзаларының үзләре яши торган илләрнең социаль-икътисадый, иҗтимагый һәм мәдәни мохитенә күпмедер дәрәҗәдә интеграцияләнүе;
  • татар милли оешмаларының Ауропа киңлекләрендә традицион бәйләнештә торуы нигезендә берләшәбез.

Шулар белән беррәттән:

  • Кеше хокуклары Декларациясенең Ауропа илләре ратификацияләгән (раслаган) нигезләмәләренә;
  • Ауропа Берлеге гражданнарының янәшә тыныч яшәү принципларына;
  • Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә урнашкан “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге нигезләмәләренә һәм Уставына;
  • татарларның үзләре тупланып яши торган ил законнарын, хокук һәм бурычларын тануына, гореф-гадәтләрен, этик нормаларын ихтирам итүенә, яшәү рәвешенә һәм рухи кыйммәтләренә карата толерантлык принципларын үтәвенә нигезләнеп,

“АУРОПА ТАТАРЛАРЫ АЛЬЯНСЫ” н төзү турында игълан итәбез.

“Ауропа татарлары альянсы”ның мораль кредосы һәм эшчәнлегенең төп нигезләре түбәндәгеләр:

  1. Дөнья буйлап таралган татарлар – “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеген, ә Ауропа татарлары, берләшеп, “Ауропа татарлары альянсы”н төзи.
  2. Кеше үз милләтен саклау, үстерү, ирекле рәвештә дин тоту һәм үз милләтен таныта белүдә табигый хокукка ия.
  3. Татарлар һәркайда һәм һәрвакыт милли бердәйлекне саклап калырга омтыла.
  4. Татар өчен татар теле (туган тел) – иң зур кыйммәт. Ул ана телен белә һәм кадерли, аны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру турында кайгырта.
  5. Һәр татарның миссиясе – дөнья мәдәнияте җәүһәрләре хәзинәсенә кабатланмас, үзенчәлекле өлеш керткән милли мәдәниятне саклау һәм үстерү.
  6. Һәр татар танып-белү һәм хезмәт эшчәнлеге белән үзе яши торган илгә һәм чит илдәге татар җәмгыятен үстерүгә хәленнән килгән кадәр өлеш кертә.
  7. Гаилә һәм милли татар мәктәбе – милли рухны саклауда иң әһәмиятле чыганак. Һәр татарның изге бурычы – гаиләсен ныгыту, татарча рәсми һәм рәсми булмаган белем бирү системасын булдыру һәм төрле яклап аңа ярдәм итү.
  8. Тарихи Ватаныннан – Татарстан һәм Россия Федерациясеннән читтә яшәүче татарлар дини, мәдәни, яшьләр һәм профессиональ җәмгыятьләр, шулай ук үзара ярдәмләшү оешмалары төзи һәм аңа булышлык итеп тора.
  9. Татар үзенең басма сүзен оештыра һәм аңа ярдәм итә.
  10. Татар үз халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын яхшы белә һәм югары бәяли. Бер үк вакытта үзе яши торган ил территориясендәге төп халыкның милли мәдәниятен һәм традицияләрен хөрмәт итә.
  11. Татар – үзе яши торган илгә югары дәрәҗәдә лояль. Татарның башка милләт кешеләре белән мөнәсәбәте якын кешеңне ярату, кеше хокукларын һәм иреген ихтирам итү принципларында корыла.
  12. Милли теләктәшлек –  иң зур милли бәхет. Барлык татарлар  – бертигез, алар – бер  халык, бер үк милләт балалары.

Ниятләгән эш-гамәлләребезнең уңышы –
бердәмлектә һәм тырышлыкта!

Брюссель. 22 апрель 2013 ел.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*