tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / Яшьләр Тукай иленә сәяхәткә барды

Яшьләр Тукай иленә сәяхәткә барды

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы барган көннәрдә делегатларның бер минут та буш вакыты булмады. Утырышлар, эшлекле уеннар, проектлар турындңа кызу бәхәсләр, мәдәни кичәләр иртә таңнан кичкә кадәр дәвам иттеләр. Шулай да дөньяның 30 иленнән, Россиянең 60 төбәгеннән килгән татар яшьләре Казан артындагы Арча районына, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган-үскән җиренә зыярәт иттәргә мөмкинлек таптылар. Соңгы елларда матур шәһәргә әверелгән Арчага, татар дөньясына танылган Кырлай авылына килү форум делегатлары күңелендә тирән хисләр, матур тәэсирләр калдырды. Алар алдында Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Нуриев,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин  мөрәҗәгать иттеләр

«Без сезне Арча төбәгендә күрүебезгә бик шат. Татар халкы — горур халык. Туган телебез дөньядагы иң бөек 14 тел арасына керә. Һәрвакыт бер-берегез белән танышырга, аралашырга, эшләргә, дус булырга омтылыгыз. Татарлыгыбызны горуланып искә алырга кирәклеген онытмыйк!» — диде, кунакларны сәламләп, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров: «Бу көннәрдә Казан, Татарстан яшьлек тавышыннан гөрләп тора. Дөньяның төрле почмакларыннан килгән татар яшьләре бүген Арча җирендә. Арча — милләтебезнең йөзек кашы. Ул татар дөньясына бөек Тукайны биргән. Татар кайда гына яшәмәсен, аның өстәлендә Тукай китабы. Тукайның иленә килү — һәммәбезнең изге бурычы. Биредә күргәннәрегезне, алган хис-кичерешләрегезне туган якларыгызга алып кайтып, яшьләргә, әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга тапшырсагыз иде», — дип мөрәҗәгать итте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин Арча халкына җиһанның төрле кыйтгаларында гомер кичерүче татар яшьләреннән кайнар сәлам җиткерде. «Безне Арча кат-кат кабул итә. Сезгә татар халкының иң гүзәл сыйфатлары — кунакчыллык, ачыклык хас. Рәхмәт сезгә шуның өчен!» — диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*