tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миәстә хатын-кызлар өчен мастер-класслар узды
Миәстә  хатын-кызлар өчен мастер-класслар узды

Миәстә хатын-кызлар өчен мастер-класслар узды

Чиләбе өлкәсе татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” берләшмәсе әгъзалары Миәс каласының татар мәдәни оешмасы хатын-кызлары белән очрашып, татар гаиләсе традицияләренә багышланган лекцияләр укып, калфак һәм изү чигү, кулъяулык, төенчек һәм башка хатын-кыз атрибутикасын бизәү буенча мастер-класс күрсәтеп кайттылар. Автозавод мәдәни сараенда җыелган берничә дистә ханымнарыбыз-туташларыбыз арасында Миәснең татар һәм башкорт яшьләре берлеге әгъзалары да байтак булды. Алар барысы да берничә сәгать дәвамында, чын күңелдән бирелеп, мавыгып, шушы кул эшләре серләрен тырышып үзләштереп утырдылар һәм мастер класс азагында, бер-берсен сокландырып, үз иҗат җимешләрен киеп, фотога төштеләр. Һичшиксез, Люция Сабирова һәм Альбина Ганеева биргән бай мәгълүмат, Ира Габдушева һәм Наирә Повар биргән  кул осталыгы буенча гамәли киңәш орлыклары миәсле милләттәшләребезнең уңдырышлы туфрагына төште.

Чиләбе өлкәсенең “Ак калфак” региональ берләшмәсе быелның языннан бирле эшләп килә. Өлкә татар конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова һәм “Ак калфак”ның әйдәп баручысы Люция Сабироваларның максаты – регионның татарлар яшәгән һәр төбәгендә (хәер, татар яшәмәгән төбәк юк монда) шундый мәгълүмати-гамәли очрашулар үткәреп, милләттәшләребездә гаилә традицияләре, хатын-кызларыбызның милли сыйфат-үзенчәлекләре белән кызыксынуны көчәйтү һәм “Ак калфак” эшчәнлеген бөтен Чиләбе өлкәсенә җәелдерү.

Миәс каласындагы “Уралым” татар милли иҗади оешмасы күп дистә еллар буе легендар милләтпәрвәр җанлы оештыручыбыз Альберт Рәхимов җитәкчелегендә эшләп килә. Аның яшь алмашчылары да үсеп җиткән: Зәлия Әхтәмова, мәсәлән, – “Татар кызы” региональ бәгесенең 2014-елгы җиңүчесе генә түгел, ә Миәс татарлары иҗтимагый оешмасында әйдәп баручыбыз. Аның ярдәмчесе – яшьләр берлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтов, аңа гел булышып торучы Миәс мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Хәсәнҗанов һәм Сафия абыстай. Ләлә ханым Бикбаева белән Флюра Умурзаковалар да шушы җәмгыять эшендә янып йөриләр, шулар арасында Рената Мелентьева, Карина Шайнурова кебек мәктәп укучылары да бар.

Миәслеләрнең киләчәктәге нияте – “Ак калфак” белән бергә татар ашлары әзерләү буенча да мастер-класс үткәрү. Иншалла, бу да тормышка ашар.

Люция Сабирова, Чиләбе өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*