tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә авыл эшчәннәрен олыладылар
Яшел Үзәндә авыл эшчәннәрен олыладылар

Яшел Үзәндә авыл эшчәннәрен олыладылар

Яшел Үзән районының Бакырчы авылы мәдәният йортында “Төп нигез” проекты кысаларында “Бер күрешү-үзе бер гомер” очрашу кичәсе узды. Чарада  бөтен гомерләрен җирдә эшләүгә багышлаган механизатор булып эшләгән абыйлар, бугенге көндә кырларда тир түгүче ир-атлар, Албаба һөнәри училищесы студентлары катнашты.

Районның Бакырчы авылында гомер итуче 68 механизатор үзләренең истәлекләре, хатирәләре белән уртаклашты.  Бәйрәм иганәче Рафыйк Бахтияров ярдәме белән эзерләнгән мул чәй табыны артында концерт рәвешендә узды. Катнашучыларга иганәче тарафыннан буләкләр тапшырылды.

Механизаторлар, жир кешеләре, авылның дәвамчылары, нигез ташлары бу очрашулар дәвамлы булсын иде дигән теләктә калды.

Миләүшә Сәләхиева
Мәдәният йорты мөдире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*