tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтияте тарафыннан яшьләр өчен 13 проект гамәлгә ашырыла
Татарстан мөфтияте тарафыннан яшьләр өчен 13 проект гамәлгә ашырыла

Татарстан мөфтияте тарафыннан яшьләр өчен 13 проект гамәлгә ашырыла

27 июньдә, Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан кичә Татарстан мөфтияте шәһәрнең яшьләр активын җыеп, кино карау оештырды. Кабан арты мәчете чатырында узган әлеге очрашуга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр проектларын гамәлгә ашыру һәм оештыру эшләрендә даими катнашучы 60-тан артык мөселман волонтеры килгән иде. Егетләр һәм кызлар мөселманнар арасында волонтерлык хәрәкәте перспективалары һәм яңа социаль башлангычлар турында фикер алышты, мөфтият белгечләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде һәм бергәләшеп «Пи Кей» фильмын карады. Әлеге кинокартина очраклы рәвештә сайланмаган: яшәеш фәлсәфәсен чагылдырган әлеге фильм Яралтучының хикмәтен аңларга чакыра.

Тәкъвалыкка, актив гражданлык позициясенә ия югары белемле хәзерге заман шәхесен тәрбияләү, яшьләр арасында үз халкының тарихи-мәдәни мирасына хөрмәт, тормышның рухи-әхлакый кыйммәтләренә өстенлек бирүне тәрбияләү – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора. Коръән кыйммәтләрендә тәрбияләнгән яшь һәм гыйлемле мөселман кешесе тирә-якка бары тик ихтирам, игелек һәм мәрхәмәт өләшә, башкалар фикеренә һәм дөньядага карашларына хөрмәт белән карый. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте яшь мөселманның нәкъ менә шушы образын формулаштыру һәм популярлаштыру максатын күз уңында тота.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан яшьләр өчен барлыгы 13 күләмле проект гамәлгә ашырыла. Әлеге проектлар төрле юнәлешләрне колачлый – мәгариф белән волонтерлыктан башлап, спорт белән туризмга кадәр. Иң мөһим башлангычлар рәтендә – Мөселман яшьләренең Кышкы һәм Җәйге форумнары, «Яшь вәгазьче» дини конкурсы, «Ислам. Беренче адымнар» бер көндә белем алу мәктәбе, «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит», «Чиста мәчет» хәйрия акцияләре, «Мөселман яшьләре фикерләшү клубы», «Мөслимәләр мәктәбе», джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Бөтенроссия берләштерелгән турниры, шулай ук ТР мөфтиенең волонтерлар һәм актив мөселман яшьләре белән очрашулары, ТР мөфтиенең махсус стипендияләре, «Таян Аллага» әдәби бәйгесе һ.б.лар.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иң нәтиҗәле яшьләр мәйданчыкларының берсе булып Мөселман яшьләре форумы тора. Форум мөфтият тарафыннан елга ике мәртәбә үткәрелә. Мәгълүмати-белем бирү һәм фикер алышу проекты яшьләргә үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеген булдыра. Форум традицион рәвештә февраль һәм июль айларында Болгарда уздырыла. Аның чираттагысы, сигезенчесе, быел 12-19 июль көннәрендә Болгар музей музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан палаткалы шәһәрчектә узачак. Шунысы игътибарга лаек: 2019 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның мөселман дин әһелләре белән Болгарда узган очрашуы кысаларында балалар һәм яшьләр өчен Бөтенроссия рухи-мәгариф лагере оештыру тәкъдиме яңгырады. ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан елына ике тапкыр үткәрелә торган традицион Мөселман яшьләре форумы куелган бурычларга җавап бирә.

Хәзерге вакытка VIII Мөселман яшьләре форумында катнашу өчен Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Мәскәүдән, шулай ук Казакъстаннан барлыгы 183 артык гариза кабул ителгән. Искәртеп үтик: җыенда катнашуга 18 яшьтән алып 30 яшькәчә 200 кеше чакырыла. Гаризалар 2019 елның 7 июленә кадәр кабул ителә. Быел чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышлана. Өммәтебезнең иң сәләтле, актив һәм өметле вәкилләрен туплаячак бу җыен кысаларында лекцияләр, дәресләр, дөньякүләм танылган шәхесләр белән очрашулар оештыру каралган. Форумның остазлары – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы, ислам хокукы нигезләре буенча магистр, шәех Абдуррахим Лакрим һәм Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә, Хәнәфи фикһе, тәфсир буенча хезмәтләр авторы Әхмәд Әл-Хәнәфи.

Тирән белем бирү программасыннан тыш, яшьләрне бай күңел ачу өлеше көтә: тренинглар һәм мастер-класслар, фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт чаралары, шулай ук интеллектуаль һәм спорт уеннары. Форумда катнашучылар бер атна дәвамында иманнарын ныгытачак, Россия һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләр белән аралашачак һәм Коръән белән якыннан танышачак.

Ел саен үткәрелә торган «Яшь вәгазьче» республика конкурсы иң сәләтле, тырыш һәм белемгә омтылышлары зур булган дини яшьләрне ачыкларга һәм киләчәктә аларның потенциалларын файдаланырга мөмкинлек бирә. Бәйгенең төбәк этаплары республиканың барлык 48 мөхтәсибәтендә дә үткәрелде. 2018 елда анда 15 яшьтән 35 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр катнашты (имамнар, хәзрәтләр һәм мөгаллимнәр бәйгегә кертелмәде). Конкурс яшь буынга рухи һәм әхлакый-эстетик тәрбия бирү, халык алдында чыгыш ясау өчен сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм яшьләр мохитендә иҗади мөмкинлекләрне тормышка ашыру максатыннан оештырыла. Мөселман фикер алышу клубы һәм Мөслимәләр мәктәбе дә яшьләр проектлары булып тора. Алар 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу – актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу мәйданчыклары. Биредә һәркем үз фикерен әйтә һәм башкаларның ни уйлаганын ишетә ала. 2018 елда яшь мөселманнарны әлеге клубларның җитмештән артык утырышларына җыюга ирешелде.

Актив тормыш рәвешен пропагандалау – ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аерылыгысыз өлеше. Спорт чаралары яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында берләшүнең, дуслыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим чарасы булып хезмәт итә. Бу төр чаралар актив гражданлык позициясенә, кабул ителгән гомумшелек кыйммәтләре системасына ия һәм алар “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булган шәхес формалаштыруга юнәлтелгән. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Бөтенроссия берләштерелгән турниры кебек спорт чаралары яшь мөселманнар арасында аеруча популярлык казанды. Моннан тыш, сәламәт яшәү рәвеше үрнәген шулай ук массакүләм төстә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергәлектә “Хезмәткә һәм саклануга әзер” (ГТО) Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексы сынаулары (тестлар) нормативларын тапшыру буенча чараларда катнашкан Татарстан имамнары күрсәтте. Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә спорт белән актив шөгыльләнә – ул джиу-джитсу буенча 1 дандагы кара билбау иясе, хәзрәт шулай ук берничә тапкыр «Казан марафон»ында катнашты, джиу-джитсу буенча мастер-класслар үткәрү өчен күренекле спортчыларның Казанга сәфәрен оештыручы да булып тора. Боларның барысы да яшьләр өчен зур үрнәк булып тора.

Актив мөселман яшьләре республикада игълан ителгән «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларындагы программаны гамәлгә ашыруда да катнаша. Әйтик, Казанда мөселман һәм проваславие яшьләреннән торган катнаш командалар арасында дустанә матчлар уздырыла.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: яшь мөселманнар ел дәвамында социаль-хәйриячелек эшчәнлегендә дә теләп катнаша. Мисал өчен, Рамазан аенда “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясенә казанлылар гына түгел, Татарстан районнарында яшәүчеләр дә кушылды. Акция кысаларында җыелган акчаматди ярдәм сыйфатында «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалауга тапшырылды.

Моннан тыш, Рамазан ае алдыннан егетләр һәм кызлар “Чиста мәчет” акциясе кысаларында республика мәчетләрендә өмәләр ясады.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең аеруча мөһим юнәлеше булып мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү тора. Хәзерге вакытта республика мөфтиятенең волонтерлар базасында барлыгы 1 000-нән артык кеше теркәлгән. Аларның яше – 14тән алып 80гә кадәр. Волонтерлар ел саен, башка бик күп чаралар белән беррәттән, традицион Республика ифтарын оештыру һәм уздыруда, мохтаҗларга гошер сәдакасын җыеп таратуда катнаша.

Яшьләр өчен мөфтият тарафыннан Татарстанның истәлекле урыннарына экскурсияләр, күмәкләшеп кино карау һәм башка мәдәни чаралар оештырыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*