tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда республикакүләм «Татар азаны» бәйгесе игълан ителде
Татарстанда республикакүләм «Татар азаны» бәйгесе игълан ителде

Татарстанда республикакүләм «Татар азаны» бәйгесе игълан ителде

Татарстанда республикакүләм «Татар азаны» бәйгесе старт алды. Әлеге чара ТАССРның 100-еллыгына һәм Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына багышлана.

Конкурс «Рухи моң» республикакүләм проекты кысаларында үткәрелә. Республика күләмендә үткәрелә торган «Татар азаны» бәйгесендә катнашу өчен, ТАТАР АҺӘҢе белән әйтелгән азанны видеога яздырып, аны оештыручыларга түбәндәге ысулларның берсе белән җибәрергә кирәк:

1. Instagram социаль челтәрендә (лентага яки сториска) @ruhi.mon аккаунтын билгеләп, #татаразаны хештегы белән видеоны үзеңнең биткә урнаштырырга. Видео астына «Татар азаны» халык бәйгесендә катнашам» дип язарга.

2. Үзеңнең видеоны оештыручыларга директка –@ruhi.mon җибәрергә.

3. Әгәр дә катнашучының Instagram социаль челтәрендә битләре булмаса, ул видеоматериалны бәйгене оештыручының электрон почтасына җибәрә ала – [email protected].

Компетентлы жюри – дин һәм милли көй өлкәсендәге белгечләр – авазларның дөрес әйтелеше белән үтемле рухи милли яңгырашта азан башкарылуга игътибар итәчәк. Конкурсның максаты – татар азаны әйтелеше үрнәген ачыклау.

Фестивальнең җиңүчесе һәм призерлары дипломнар һәм акчалата бүләкләр алачак. Моннан тыш, «Татар азаны» конкурсында җиңүче буларак, азан көнгә биш тапкыр «Болгар радиосы» эфирында яңгыраячак.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2020 елның 16 маена кадәр кабул ителә. Конкурс нәтиҗәләре 2020 елның 24 маенда игълан ителәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (927)-443-34-04.

Конкурсның нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча яки Instagram социаль челтәрендә @ruhi.mon аккаунтында танышырга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*