tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан нәшрияты Германиядә узган күргәзмәдә үз продукцисен тәкъдим итте
Татарстан нәшрияты Германиядә узган күргәзмәдә үз продукцисен тәкъдим итте

Татарстан нәшрияты Германиядә узган күргәзмәдә үз продукцисен тәкъдим итте

12-15 мартта Германиядә Лейпциг китап ярминкәсе узды. Әлеге атаклы ярминкәдә Татарстан Республикасыннан «Магариф-Вакыт» нәшрияты катнашты.

Нәшрият стенды килүчеләрнең игътибарын җәлеп иткән. Берничә язучы һәм галим “Мәгариф-Вакыт”та үз китапларын бастырырга теләүләрен әйткән. Ә педагогик һәм дидактик басмалар буенча махсуслашкан “Райнхардт” нәшрияты хезмәттәшлек тәкъдим иткән.

«Магариф-Вакыт» нәшрияты башкаручы директоры Даимә Вәлиева сүзләренчә, Лейпциг шәһәре мэриясе һәм Германия Милли китапханәсе тарафыннан кызыксыну бигрәк тә көтелмәгән шатлык булган һәм нәшрият эшчәнлеген югары бәяләү дип кабул ителгән. “Мәгариф-Вакыт”ка ярминкәдә катнашырга Германиядә яшәгән татарлар  булышкан.

17нче гасырда ук оештырыла башлаган һәм иң борынгылардан саналган Лейпциг китап ярминкәсенә быел 251 мең кеше килгән. Ул традиция буенча “Лейпциг укулары” дигән фестиваль белән бергә узган.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*