tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар бакчасында “Сөмбелә”
Балалар бакчасында “Сөмбелә”

Балалар бакчасында “Сөмбелә”

Балаларны милли рухта тәрбияләү. үзебезнең бәхетле киләчәгебезне үстерү- безнең мөһим бурыч.

Без яшәгән заман- тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар чорына туры килә. Заманнан артка калмас өчен мәктәпләрдә һәм балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү эшен федераль дәүләт таләпләренә туры килерлек итеп, балаларны белемле, акыллы, сәләтле итеп тәрбияләүгә зур игътибар сорала. Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү – иң мөһим бурычларның берсе. Бала үзен чын кеше итеп тойсын өчен, аңарда туган телгә мәхәббәт, татар халкының тарихы һәм сәнгатенә кызыксынучанлык, милли горурлык хисе тәрбияләргә, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәре турында өйрәтергә кирәк. Без Ак калфаклылыр  “Уймак кыз” балалар бакчасында “Сөмбелә” бәйрәмен оештырырга булдык. Сөмбелә бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү эшләре бетә. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы кыз булган

“Уймак кыз” балалар бакчасын да борынгы татар халкының тормышын күрсәткән мини-музей бар. Анда төрле экспонатлар урнаштырылган: олы мич,чүлмәк, табагач, ипи пешерү җиһазлары, чиккән сөлгеләр, урын-җирләр, сандык, сандык эчендә милли ирләр һәм хатын-кызлар киемнәре һ.б. Балаларны шул әйберләр белән таныштырабыз, алар бик кызыксынып һәрбер әйберне игътибар белән карыйлар ди “Уймак кыз” балалар бакчасы мөдире: Габидуллина Клара Хабибулла кызы.

Бу бәйрәмнәрдә татар халкының гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, михырбанлы булуын, аларның мәгънәле тормышын күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен, гореф-гадәтләрен балаларның күңелләренә салып калдырырга кирәк. Татар халык уеннарын, аның җыр-моңнарын бала күңеле аша кичерү баланың зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә.

Энҗе Әхмәтҗанова, Зәй

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*