tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әсәкәйдә “Авыл кызы”ның сайлап алу туры узды
авыл кызы конкурсы
авыл кызы конкурсы

Әсәкәйдә “Авыл кызы”ның сайлап алу туры узды

8 февраль көнне Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районы мәдәният йортында “Авыл кызы” II Бөтенроссия бәйгесенең сайлап алу туры узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы, “Сөембикә” журналы. Бу төбәктә оештыручылар исемлегендә Әсәкәй районы милли мәдәни автономиясе, районның мәдәният бүлеге, Әсәкәй районы мәдәният йорты да кушылды. Бәйгедә катнашучыларны Татарстанның халык артисты Мингол Галиев, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати Идарә җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхиева, “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Рәмзия Кашапова, Әсәкәй районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Элеонора Дәүләтова, Татарстан Яңа гасыр телерадиокомпаниясе журналисты Фирузә Әпсәләмова, Әсәкәй мәдәният йорты директоры, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Зәйтүнә Вәлишина бәяләде.

Оксана Әхмәтгалиева – Колшәрип авылыннан, шәфкать туташы, Рузилә Мингулова – Яңа Солтангол авылыннан, энергетик, Рита Калимуллина – Әсәкәй авылы, Миләүшә Акчулпанова – Иске Солтангол авылыннан, укытучы булып эшләүче кызлар катнашты. Кызлар биш номинациядә чыгыш ясадылар.

“Бу минем туган ягым”номинациясендә бәйгедә катнашучылар үзләре һәм туган авыллары белән таныштырдылар.

“Үз эшенең остасы” номинациясендә кызлар, кул эшләре белүдә үз осталыкларын күрсәттеләр.

“Балам-багалмам” бәйгесендә үз балалары, бала тәрбияләүдәге кагыйдәләре белән уртаклаштылар.

“Хуҗабикә” номинациясендә кызлар татар халкының милли ризыкларын пешерү серләрен сөйләделәр.Чәк-чәк, өчпочмак, бәлеш, бавырсак, дөге бәлеше, алма кагы, кыстыбый, кайнатылган шикәр кебек ризыкларыбыз белән залга җыелган тамашачыны да авыз иттерделәр.

“Талант” өлешендә кызлар биеделәр, җырладылар, шигырь сөйләделәр.

Бәйгенең һәрбер туры “Алан” халык бию төркеменең чыгышы белән бергә үрелеп барды. Бәйге тәмамлангач жюри нәтиҗә ясап, Яңа Солтангол авылыннан Рузилә Мингулованы һәм Әсәкәй авылыннан Рита Калимуллина Казанда узачак ярым финалга юллама бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*