tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галимҗан Насыйровны искә алдылар
Галимҗан Насыйровны искә алдылар

Галимҗан Насыйровны искә алдылар

Ульяновск өлкәсендә татар телендә телевидениедә “Чишмә” тапшыруы һәм “Өмет” газетасы чыга башлый. Яңа басмага мөхәррир итеп ул чорларда Сембернең танылган язучысы, сугыш ветераны  Галимҗан  ага Насыйров билгеләнә. Аның кулы җиңел була – бүген “Өмет” илебез төбәкләрендә иң зур тираж белән чыгучы басмаларның берсе, ул өлкә һәм Бөтенроссия иҗат бәйгеләрендә катнашып җиңүләр яулый, узган елны   газета “Халыклар дуслыгы” медале белән бүләкләнде. Шушы көннәрдә беренче мөхәррирнең туган авылында аның 95 яшьлегенә багышлап якташлары искә алу кичәсе  уздырды.

Газетага беренче нигез ташларын куйган Галимҗан аганы якташлары бүген дә әнә шулай  олы ихтирам һәм хөрмәт сүзләре белән искә ала, ә авыл үзешчәннәре аның сүзләрнә язылган җырларны башкара.   Галимҗан ага һөнәре буенча икътисадчы булса да, ул гомер буе иҗади эшне үз күрә. 60-70 нче елларда аның шигырьләре, юмористик язмалары Казанда “Совет әдәбияты”, “Чаян”, ”Азат хатын”   журналларында һәрдаим Узган гасырның 90 нчы еллар башында  Россия төбәкләрендә беренчеләрдән булып басылып торган.  1973 нче  елда ул авыл мәдәният йортында хезмәт һәм дан музее  ача, ә  узган гасыр азагында төбәкнең татар газетасын җитәкли.   Ләкин ни кызганыч, аңа яраткан эше белән озак шөгылләнергә насыйп булмый. Ул вафат булганнан соң аның эшен ул чактагы яшь журналист, бүген инде Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре Исхак Хәлимов дәвам итә.  Галимҗан аганы искә алу кичәсе ул яшәгән йорт янында дәвам итте. Әлеге йортка моннан берничә ел элек татар җәмәгатьчелеге истәлек тактасы да куйган иде. Биредә дә язучының балалары, авылдашлары аның турындагы истәлек-хәтирәләре белән уртаклашты.

Галимҗан ага үзенең туган ягы Чынлы районы Кәшә авылы зиратында җирләнгән. Аны искә алу кичәсенә кайткан кунаклар туганнары белән бергәләп аның каберенә барып дога кылдылар һәм чәчәкләр куйдылар.

                                                        Рамис Сафин,  Ульяновск өлкәсе

  

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*