tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү шәһәрендә “Мәскәү өлкәсе татарлары” китабын тәкъдим иттеләр
Мәскәү шәһәрендә “Мәскәү өлкәсе татарлары” китабын тәкъдим иттеләр

Мәскәү шәһәрендә “Мәскәү өлкәсе татарлары” китабын тәкъдим иттеләр

Мәскәү шәһәренең татар мәдәни үзәгендә “Мәскәү өлкәсе татарлары” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе, шулай ук китап авторларының берсе Фәрит Мөхтәсәров кичәнең ничек узуы турында сөйләде.

“Китапның Мәскәүдәге тәкъдим итү кичәсен без өстәмә рәвештә ясадык. Аны без алдан тәкъдим иткән идек инде, китап та Россиянең төрле төбәкләренә таралырга өлгерде. Кичәнең максаты зур – ул татарларны гына түгел, ә башка милләт халыкларын да бергә җыйды. Монда татарлар да, әзербайҗанлылар да, кырым татарлары да булды. Без моны гади бер тәкъдим итү кебек кенә түгел, ә әдәби-музыкаль кичә буларак оештырдык”, – дип сөйләде Фәрит Мөхтәсәров.

“Без бу китап кичәләрен киләчәктә дә уздырырга телибез. Хәзерге вакытта китапның электрон вариантын эшлибез. Ул эшләнде дә инде, бары тик интернетка урнаштырасы калды. Китап кешегә хезмәт итәргә, мәгълүмат белән тәэмин итәргә тиеш”, – диде ул.

Фәрит Мөхтәсәров сүзләренчә, китапны язарга 100 дән артык кеше ярдәме тигән. Китапның редакторы итеп журналист Ромен Гозәиров билгеләнгән.

“Мәскәү өлкәсе татарлары” китабының тиражы 700 данә. Китап 600 гә якын биттән һәм 2000 гә якын фотосурәттән гыйбарәт.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*