tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музейда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган күргәзмә ачыла
Милли музейда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган күргәзмә ачыла

Милли музейда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган күргәзмә ачыла

Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнендә, 25 августта 13.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда «Батырлык гасырларда калачак: Җәлил һәм аның көрәштәшләре» дип аталган күргәзмә ачыла. Бу турыда музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне әсирлеккә төшкән, әмма Бөек Ватан сугышы елларында фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер геройны җәзалап үтерелгәнгә 75 ел тула.

Алар – Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров.

Музей коллекцияләрендә геройларның язмышлары һәм соңгы көннәре белән бәйле истәлекләр саклана. Алар арасында Муса Җәлил һәм аның иптәшләре җәзага бер сәгать кала хушлашкан Коръән, шәхси әйберләр, күпьеллык эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган фоторәсемнәр һәм документлар, китаплар бар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*