tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нәүрүз” фестивале быел башкорт театрына багышлана
“Нәүрүз” фестивале быел башкорт театрына багышлана

“Нәүрүз” фестивале быел башкорт театрына багышлана

2019 елның 1-8 июнендә Казанда Төрки халыкларының XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтә. Быел фестиваль Башкорт театр сәнгатенә багышлана. Фестивальдә Башкортстаннан барлыгы 6 театр катнаша: М.Гафури исемендәге академия драма театры, Салават башкорт дәүләт театры, Башкорт дәүләт курчак театры, Уфа “Нур” татар дәүләт театры, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе һәм М.Кәрим исемендәге яшьләр милли театры.

2 июнь 18.00 сәгатьтә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының Г.Яхина әсәре буенча режиссер А.Әбүшахманов сәхнәләштергән «Зөләйха күзләрен ача» спектакле. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә күрсәтелә.

3 июнь 12.00 сәгатьтә Башкорт дәүләт курчак театрының Владимир Аношкин әсәре буенча режиссер Альберт Имаметдинов сәхнәләштергән «Мостай Кәрим. Якындагы офык» драмасы. “Әкият” татар дәүләт курчак театрының Зур залында күрсәтелә.

4 июнь 15.00 сәгатьтә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Р.Шиммельпфенниг әсәре буенча режиссер Б.Ибраһимов сәхнәләштергән “Үткәннән килгән ханым” спектакле. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә күрсәтелә.

4 июнь 18.00 сәгатьтә Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең М.Кәрим әсәре буенча режиссер А.Федоров сәхнәләштергән «Өстаган» спектакле. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә күрсәтелә.

5 июнь 15.00 сәгатьтә Салават башкорт дәүләт драма театрының А.Островский әсәре буенча режиссер А.Федоров сәхнәләштергән «Глумов» спектакле. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә күрсәтелә.

5 июнь 18.00 сәгатьтә М.Кәрим исемендәге яшьләр милли театрының А.Камю әсәре буенча режиссер А.Җиһаншин сәхнәләштергән «Калигула» спектакле. Казан яшь тамашачылар театрыныда күрсәтелә.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*